Көмеш кыңгырау

Батыр Мияу турында әкият

Кызыбыз йоклар алдыннан әкиятләр тыңларга ярата.

Танылган әкиятләрне дә сөйлим, шул ук вакытта фантазиямне эшкә җигеп, әкиятләрне уйлап чыгарырга да туры килә. Шундыйларны аеруча игътибар белән тыңлый бәләкәч. Күптән түгел бертуган апам әкият уйлап чыгарды һәм кызыбыз аны шундый яратты, кат-кат сөйләтә. Мин исә бу әкиятнең шигъри формасын тәкъдим итәргә телим. 
⭐️⭐️⭐️
Яшәгән, ди, бер песи,
Исеме булган Мияу. 
Иртә-кичен шат елмаеп
Җырлаган: "Мияу-мияу".

Әби-бабай янында
Рәхәттә яшәгән ул. 
Ашау-эчү мулдан икән,
Авырлык күрмәгән ул.

Килгән бер көн, олыгайган
Яраткан әби-бабай. 
Песи өчен авыр көннәр
Башланган икән шулай.

Ашарга юк икән өйдә,
Өстәлдә җилләр исә. 
Азык эзләп табар өчен,
Мияу урманга китә.

Бара икән, бара икән,
Аңа Куян очраган.
"Кая болай ашыгасың?"-
дип хәлләрен сораган.

Мияу сөйләп биргән аңа:
"Әби-бабай картайды,
Өебездә ашарга юк, 
Тормышлар авырайды."

Кызганган Куян Мияуны,
Ул аңа ярдәм иткән:
Күп итеп кишер, кәбестә
Песигә бүләк иткән.

Юлын дәвам иткән Мияу,
Рәхмәт әйтеп Куянга. 
Үзе бераз шүрли икән,
Кем генә юк урманда?!

Шулай бара торгач аңа
Очраган ди бер Тиен. 
Ботактан-ботакка сикереп,
Йөри икән ул биеп.

Тиенгә дә сөйләп биргән
Өйдәге мөшкел хәлен.
Тиен чыгарып биргән, ди
Җыйган чикләвекләрен.

Рәхмәт укый-укый Мияу,
Алга таба кузгалган.
Йөри-йөри көне буе
Безнең песи бик арган.

"Эх, әбинең тәмле чәен
Йотып куяр идем!"- дип,
Бара икән Мияу, елап,
Тамагым ачты, диеп.

Күреп алган аны Аю
Чәй эчәргә чакырган. 
Өстәленең иң түренә
Зур чүлмәкле бал куйган.

"Ә монысын күчтәнәчкә
Өегезгә алырсың. 
Әби-бабайны сыйларсың, 
Миннән сәлам әйтерсең!"

Шулай итеп, песи, баеп,
Авылга юл тоткан, ди. 
Күчтәнәчле капчык күреп
Төлке каршы чыккан, ди.

"И песикәй, кая болай
Юл тотасың әле син?
Миңа кунакка кермичә, 
Кайтып китмә әле син!"

Шулай диеп юмалаган,
Хәйләкәр төлке аны.
Ә ишектән килеп керсә,
Ачык икән бит базы!

Чокырда утыра Мияу, 
Ә капчыгы - төлкедә. 
Капчыктагы тәм-томнары
Аның өстәл өстендә...

Кич җитеп, караңгы төшкәч,
Төлке йоклап киткән, ди. 
Нишләргә дип баш ватканда, 
Бер кош ярдәм иткән, ди.

Кайсы кош булышкан икән?
Төнлә белән кем очкан?
Әйе, дөрес, ябалак ул
Песигә канат сузган. ⠀


Ябалакның канатына
Мияу менеп утырган. 
Баздан чыккач, ризыкларын
Капчыгына тутырган.

Төлке күзен ачканчы дип,
Тиз-тиз чыккан урманнан. 
Ябалакка рәхмәт әйтеп,
Ул койрыгын болгаган.

Әби-бабай бик кайгырган, 
Мияуны бик сагынган. 
Карасалар, песиләре
Кайта урман ягыннан. ⠀


Капчык тулы сый-хөрмәтне
Күреп исләре киткән. 
Күчтәнәчтән авыз иткәч,
Алар терелеп киткән. ⠀


Әле тагын озак еллар
Бергә гомер иткәннәр. 
Куян, тиен, аю белән
Бик дуслашып киткәннәр.

Ябалак та якын итеп
Килештергән аларга.
Менә шулай туган икән
Әкият балаларга.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: