Көмеш кыңгырау

Ана - бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга?

Ана - бөек исем,

Нәрсә җитә ана булуга?

Аналарның бөтен күрке,

Ана булып кала белүдә.

Ана күңеле - мәңге күләгәсез,

Ана күңеле - мәңге бозланмый,

Кирәк икән ул баласы өчен,

Гомерен дә хәтта кызганмый!

(Һади Такташ)

Әни, әнкәй, әнкәем, маде, митте, нана - нинди генә телләрдә яңгыраса да, иң газиз, иң кадерле гүзәл зат бит ул - ӘНИ!

Әни, әнием алтыным! Бу якты дөньяга тугач та безне йомшак куллары белән сыйпап, бишек җырларын көйләп, ак биләүгә биләүче, татлы йокыбыздан иркәләп уятучы, яшәргә көч, дәрт бирүче, гомеребез буе кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, үзенең акыллы киңәшләре белән безне тормыш юлыннан алып баучы, җил-давылан саклаучы да яклаучы да ул әни. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезн, нәсел шәҗәрәбезне дәвам иттерүче дә син - әни.

“Әни”- диеп әйтер кешең булу,

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса, уртак була

Кайгыларың булса, югала.

Әни, әнекәем...

Синең йомшак кулларың, җылы карашларың, назлы сүзләрең безгә яшәргә, эшләргә көч бирә. Безнең шаян, шук вакытларны да гафу итүче, туры юл күрсәтүче маяк син. Кечкенә чакта без әниләрнең кадерләрен белеп бетермибез. Безне үстергән чакта “балам-багалмам, бәгырь җимешем”- дия-дия кадерлиләр алар безне.

Син безне сөеп үстердең,

Йөрәк җылыңны бирдең.

Хәтта үзең турында да,

Кайчак оныта иден.

Үсә-үсә, үзебез әни булгач, без әниләрнең дөньяда иң гүзәл, иң кадерле булганнарын аңлыйбыз. Әниләрне бернәрсәгә дә - энҗе-мәрҗән, алтын-көмешләргә дә алыштырып булмый. Әни өчен иң кадерле сүз - бала әйткән җылы сүз.

Әни- бит ул өйнең яме,

Барыбызга да кирәк һәм терәк,

Алда әниләрне бары бәхет көтсен,

Гел шатланып яшәгез дөньяда.

Без бәхетле, таянырлык кеше

Кадерлеләребез тик сез булганда.

Чаллы шәһәренең 56нчы “Чишмәкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гарипова А. Р.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: