Көмеш кыңгырау

Алмалы сөт

Зәмирә Сәмигуллина шигырьләре.

Алмалы сөт
Әниемә бер кызык
Ясыйм әле дидем дә.
Бер чиләк алма җыеп,
Чыктым капка төбенә.

Утырып яшел чирәмгә,
Алма турый башладым.
Кызарып пешкән җирләрен
Рәхәтләнеп ашадым.

Турый торгач алмалар,
Тау кадәр өелделәр.
Уңганлыгымны күреп,
Күршеләр сөенделәр.

Нишләтергә алманы дип,
Тора аптырап әни.
Мин никтер гаҗәпләнмәдем
Ис китмәде әлләни.

Күрше әби кәҗәсен
Сыйладым алма белән.
Шатланды инде әби,
Әллә кайлардан сизәм.

Кичке якта әбекәй
Сөт керткән бер тустаган.
Эшләп ашагач сөт тә
Тәмле хәтта алмадан.


Мәчеттә


Шакир бабайга ияреп,
Килдем әле мәчеткә.
“Шушыннан башлана”, – ди бабай.
Туры юлны – бәхеткә.

“Бәхет бит ул – әти-әниле,
Әби-бабайлы булу.
Бер җирең дә авыртмыйча
Елмаеп-көлеп тору”.

Шулай аңлатты бабакай,
Бәхет турында миңа.
Тик бер шарты бар икән,
Бәхеткә илткән юлга.

Һәрчак Аллаһ Тәгаләгә
Әйтергә кирәк рәхмәт.
Бисмилләәh белән ашасаң,
Ризыкта булыр сихәт.

Мәчеттәге абыйларның
Йөзләрендә нур балкый.
Бабай әйтә: “Дога укы,
Дога булышмый калмый”.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: