Көмеш кыңгырау

Алкалы Алиягә...

***

Алкалы Алиягә...

Тышка чыксам ак кар яуган,

Матурланган дөньясы.

Алия кунакка килгән,

Колакларда алкасы.

Кай арада үсеп җиткән:

Өч яшьлек булган бит ул.

Акылы үскән арада

Алкалы булган ич ул!

Матурланган Алиябез,

Ярата барыбыз да.

Әби-бабай, әти-әни,

Апа-абый, эне-сеңел:

Барысының да күзләре

Алия колагында.


Сабантуйга мәдхия

Игенченең юанычы, куанычы булып

Тук бөртекләр күмелделәр җиргә.

Игенченең хезмәтләрен зурлап

Сабантуйлар атлый туган илгә.

Сабантуйлар килә, бәйрәм килә,

Күтәренке күңел һәркемдә.

Мәрхәмәтле күзләр, елмаюлы караш

Кешеләрнең нурлы йөзендә.

Сабантуй ул – дус-иш, туганнарны

Очраштыра олы мәйданда.

Ярый әле Сабантуйлар яши,

Гөрләп яшибез бит һәркайда.

Сабантуйның дәртле мәйданында

Гөрләп бара концерт-тамаша.

Көч сынашу, баганага менү,

Җыр-биюләр белән аралаша.

Мәйдан гөрли, уеннар да кыза,

Һәр почмакта көчләр сынаша.

Мәйдан уртасында ир-егетләр

Батыр калу өчен көрәшә.

Көрәш кыза бара, соңгы алыш,

Бары калды ике көрәшче.

Җиңү яулый, аркасына сала

Тәҗрибәле оста көрәшче.

Мәйдан гөрли, аягүрә басып

Тәбриклиләр көчле кул чабып.

Көрәш батыры җиңү баскычында,

Күзәтәләр барысы таң калып.

Иң зур бүләк – баш батырның

Иңсәсенә тәкә салына.

Затлы машинаның ачкычы да

Тапшырыла батыр кулына.

Таралыша мәйдандагы халык

Зур бәйрәмнән барысы канәгать.

Шаян сүзләр, көлү, шаярулар,

Уңышлыклар, сөенечләр булып

Иңсен көнгә, илгә бәрәкәт.

Тырыш халкым бүген бәйрәм итте,

Хезмәтләре лаек хөрмәткә.

Икмәк булса, матур җыр да туа.

Яшәү дәрте өстәп йөрәккә.

Зур бәйрәмнең татлы мизгелләре

Барысы да истә калырлык.

Бәйрәм рух, дәртләр ташып торсын

Җиңү яулап алга барырлык.


Табышмаклар

Кеше кош булып та оча,

Балык булып та йөзә.

Мондый сәләт кешеләргә

Кайсы вакытта килә. (Йоклаганда – төштә).

***

Яфраклы агачлар була,

Ылыслы агалар да.

Елак агач та бар икән–

Исемен әйтеп кара. (Өянке – тал).

***

Кайтавазлар булып ишетелә

Тормыш дигән олы юлга чыктык

Ышанычлар тугач дөньяга.

Күңел түрләрендә – яңа хисләр

Әйләнделәр уртак хыялга.

Сүзләр генә түгел, карашлар да

Парлашканнар безне үз итеп.

Ә йөрәкләр серләр саклый белә,

Назны, сөюләрне беркетеп.

Кышлардан соң ямьле язлар килә,

Карлар эри, суга әйләнеп.

Йөрәк тибешләрен тыңлап кара,

Тибә төсле бергә бәйләнеп.

Яшьлегемнең сукмакларын барлап

Тибрәтәмен йөрәк кылларын.

Кайтавазлар булып ишетелә,

Без тудырган яшьлек җырлары.


Нинди ел килә икән?

Эт елы да үтеп бара,

Ел азагы да җиткән.

Ап-ак карларга төренеп

Нинди ел килә икән?

Озатабыз ошбу елны

Барысыннан канәгать.

Без һәммәсен булдырабыз,

Иңсен илгә бәрәкәт.

Кыш бабай да чанасында,

Ашыга бүләк төяп.

Якын дуслары – балалар

Каршылый шигырь сөйләп.

Иң матур теләкләр теләп,

Кар кызы якынлаша.

Бәйрәмнең затлы бүләген

Балаларга өләшә.

Бәйрәм гөрли, бигрәк матур

Яңа ел кичәләре.

Яшел чыршы да сөенә

Күреп бу кичәләрне.

Эт ел уңышлы үтте

Данлап Татарстанны.

Дуңгыз елына тапшыра

Бүген эстафетаны.


Гомер юлы

Узган гомерләрнең эзе башка,

Карамагз артка әйләнеп.

Тормыш бара яңа юллар салып

Алар үзгә, йөрмик сайланып.

Юлның башы бары берәү генә,

Дәвамнары озын – чамасыз.

Куйган хезмәт уңай бәяләнсә,

Хөрмәтлеләр булып яшәрсез.

Хезмәт белән үткән гомерләрне

Вакытында кирәк бәяләү.

Еллар үтеп күләгәләр төшкәч,

Кем соң аны, кемнәр бәяләр?

Хезмәт куеп үстек һәр тарафта,

Туган туфрак шаһит барысына.

Авыр эшме? Җиңел булгандырмы?

Балачактан күрдек барысын да.

Нинди генә хезмәт куелмады,

Куркытмады һич тә, берсе дә.

Буыннар да ныгый гына төште,

Өлкәннәрдән күчте көче дә.

Хезмәт юлы – кышкы юллар түгел,

Үтеп булмый шома чанада.

Ходай биргән зиһен, акыл белән

Җиңү яулыйк һәрбер чарада,

Сынаулардан торган заманда.


Кышкы аклык

Ап-ак карлы кышлар сөендерә,

Аклык төргән тирә-ягымны.

Ак төсләрнең нигезендә шатлык,

Аклык саклый минем җанымны.

Шыгырдатып барам ап-ак карны,

Шыгырдауда яшьлек моңнары.

Яшьлек җырларында чагыладыр

Буранланып очкан чорларым.

Ак биләүгә төргән иң беренче

Мәрхәмәтле әнием куллары.

Күкрәк сөтен имеп үскәнбез бит,

Тыңлап моңлы бишек җырларын.

Әткәй-әнкәй тормыш бүләк иткән,

Бәхет-шатлык теләп һәр минут.

Күп төннәре үткән борчуларда,

Йокысызлык белән үрелеп.

Түземлекләрегез чиктән ашкан,

Бирешмичә ару-талуга.

Әткәй-әнкәй безне өйрәттегез,

Һәрнәрсәгә сабыр булырга.

Гомер үтә, без дә олыгаябыз,

Гөнаһларсыз гомер – кыйблабыз.

Туганлыкның хисен югалтмыйча

Яшәр өчен дога кылабыз.

Рафис Хәбибуллин. Мөслим. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: