Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Укучылар иҗаты

“Шәһәр йоклый алмый монда тын гына...”

Уйлар.

Берничә генә сәгатькә кунакка килгән Төн кабат китәргә җыена. Канатлары белән каплаган шәһәрне ул инде төн йолдызларыннан яшереп, көн йолдызына әзерли. Шәһәрнең дә үз йолдызлары бар: биек йортларның бер кабынып, бер сүнүчеләре, тыз-быз килеп йөрүче тимер атларныкы, кибет диварларындагы элмә такталарныкы, йокы белән бергә мелатонинны да качыручы смартфоннарныкы, күп инде... “Шәһәр йоклый алмый монда тын гына...”. Төн ничек кенә тырышса да, шәһәрне буйсындыра алмый, дөресрәге, аның халкын буйсындыралмый ул. Көне-төне тормыш кайный, чиге булмаган кайнау температурасына ия әйбер кебек мәгънәле-мәгънәсез эшләр һаман дәвам итә... (2017)

Сәрбиназ Шәйхулова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев