Уфтанмыйк үткәннәргә
Җырның сүзләре һәм клибы.
Юлларның төрлесе була -
Хәвефсезе, хәтәре.
Әйбәт юлдашларың булу -
Юл үтүнең рәхәте.
Кушымта:
Уфтанмыйк үткәннәргә, 
Кул болгыйк киткәннәргә.
Рәхмәт әйтеп арымыйк
Бәхетле иткәннәргә.
Дусларның төрлесе була — 
Яхшысы да, яманы.
Кадерликче еллар буе
Яныбызда калганны.
Кушымта.
Ярларның төрлесе була -
Яратканы, какканы.
Насыйп булган ярларыбыз
Яратмасын башканы.
Кушымта.
Эльвира Сафина сүзләре, Альфред Якшимбетов көе. 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев