Көмеш кыңгырау

Солдатта булган, диләр

***

Билен кысып буган, диләр,

Бигрәк уңган, диләр;

Әллә каян күренеп тора —

Солдатта булган, диләр.

Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар, диләр.

Әллә каян күренеп тора —

Солдатта булган, диләр.

Комбинезон алган, диләр,

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да, солдат

Гадәте калган, диләр.

Шамил Маннапов. Авторның бу шигыренә Гариф Нигъмәтҗанов көй язган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: