Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яраткан җырлар

Солдат җыры

Әгерҗе районы Исәнбай авылы егетләре бии.

СОЛДАТ ҖЫРЫ (Әнгам Атнабаев сүзләре, Наил Галиев көе)
Соры шинель — түзем шинель,
Кояшларда уңамы?
Соры шинель кигән солдат,
Салкыннарда туңамы?
Солдат шинеле кимәгән,
Иңгә салып йөремәгән
Солдат солдат буламы?!
Солдат солдат буламы?!
Солдат басып үткән чакта,
Туза юлның тузаны,
Тузса да юлның тузаны —
Кирза итек тузамы?!
Солдат итәген кимәгән,
Озын юллар үтмәгән,
Егет — егет буламы?!
Егет — егет буламы?!
Юллар кыен булган чакта,
Солдат туктап каламы,
Тирән суларга батамы
Һәм утларда янамы?
Солдат мәктәбен үтмәгән,
Кара тирен түкмәгән
Егет — егет буламы?!
Егет — егет буламы?!

Әгерҗе районы Исәнбай авылы егетләре бии.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев