Көмеш кыңгырау

"Тәртип"

Актаныш якларында булган мәзәк хәл

Харис абзый, гадәтенчә, арбасындагы салам астына бер-ике капчык бодай салып, фермадан кайтып килә икән. Эштән төшке ашка өенә кайтуы. Гөнаһ шомлыгына каршы, урам борылышында каршына персидәтел очрый. Әнвәр – тәҗрибәле җитәкче, үткен күзле.

− Нихәл, Харис абзый! Тәртипме? – дип, ерактан ук сәлам бирә ул.

− Тәртип, тәртип, кем, Әнвәр энем...

Ул арада, персидәтел җай гына атыннан сикереп төшә дә, арба төбен карыйсы итә. Ә анда, матур гына бүлтәеп, ике капчык ята.

− Соң, Харис абзый, тәртип-тәртип, дигән буласың. Урлашасың бит!!!

− Энем, аның тәтипбе шул бит инде... – дип җаваплый тапкыр агай.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: