Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ял бүлмәсе

Кызык-мызык

Балачак мәзәкләре. Әнисе алты яшьлек улын хәреф танырга өйрәтә: - Бу нинди хәреф? - Ө-ө-ө. - Ә бу рәсемдә нәрсә? - Өтәч.

Әнисе алты яшьлек улын хәреф танырга өйрәтә:
- Бу нинди хәреф?
- Ө-ө-ө.
- Ә бу рәсемдә нәрсә?
- Өтәч.

Әти кеше мәктәптә укучы улының өйгә бирелгән дәресләрен хәзерләп утыра. Ишектә кыңгырау чылтырый. Анда – күрше ире:

 — Улыгызның математикадан өй эшләрен эшләдегезме?

 — Эшләдек….

— Күчерергә биреп торыгыз әле.

 

***

Химия дәресе.

Укытучы:

– Мәйсәрә, синең сыекчаң нинди төстә килеп чыкты?

– Кызыл.

– Дөрес. Утыр, биш.

– Сания, ә синеке?

– Алсу төстә.

– Бик үк дөрес түгел. Утыр, дүрт.

– Вәли, ә синеке нинди төстә.

– Кара.

– Ике. Балалар! Идәнгә капланыгыз!

***

- “Ай донт ноу” ничек тәрҗемә ителә?

- Мин белмим...

- Син дә белмисең икән! Кемнән генә сорамадым - берсе дә белми...

* * *

- 5 яшьтән 12 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү буенча берәр нәрсә бармы сездә?

- Менә, бик әйбәт солдат каешы бар.

Фаил  Ислам фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев