Зәринә Мирсалихова: «Күңелем атларыма тартыла»
Атлар – кешеләрнең горурлыгы, таянычы. Атларсыз бу тормышны күзаллау мөмкин түгел.
«Спорт минем тормышымда зур урынны алып тора. Бәләкәй чактан әтием белән ат ярышлары карарга йөрим. Әтиемнең аты булу сәбәпле, мин аларда да йөрдем. Атлар – кешеләрнең горурлыгы, таянычы. Атларсыз бу тормышны күзаллау мөмкин түгел. Атлар безне аңлыйлар, хис-кичерешләрен әйтеп бирә алмасалар да, безгә ярдәм итәргә тырышалар. Хыялым – үземә ат алу. Мин атларны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Сезгә дә үзегезнең хайваннарыгызны сакларга киңәш бирәм», – дип язып җибәргән Мөслим районы Мари Бүләр мәктәбеннән 7нче сыйныф укучысы Зәринә Мирсалихова.
Аның шигъри җанлы булуын белә идек инде (Менә Зәринәнең үзе турында язган шигыре
► Тик торганнар заманасы артта калды!), хәзер инде «ат җанлы» булуын да белдек.
«Ат җанлы» дип әйтүегез –
Чынлап та шулай икән.
Атны сөеп яратулар
Бигрәк тә кулай икән.
Алар гаиләләре белән ат җанлы. Зәринәнең әтисе дә, ике абыйсы да атта йөри. Шәхси хуҗалыкта токымлы атлар – юртаклар тоталар. 30 километр үтеп атлар янына йөри алар, йөртергә алып чыгалар.
– Зәринә, атларны ярату кайдан килә ул сиңа? Кыз кешеләрне ат өстендә сирәгрәк күрәбез бит. Хәер, хәзер егетләрне дә...
– Атларга мәхәббәт безгә әтидән, әтигә бабамнан күчкән. Шәех бабам авылда ат караучы, ат өйрәтүче булган. Әтием кечкенәдән аның янында «кайнаган». Атларны мин дә бик яратам, алардан курыкмыйм. Ат өстендә 5 яшемнән йөрим, сыер көтүен дә атка атланып көткәнем бар.
– Иң яраткан атларыңны ата әле.
– Атларыбыз арасында минем иң яраткан атым – «Капелька» булды. Әле ул безгә колын да алып кайтты. Иң озак асраган атыбыз – «Арамис» исемле. Бүгенге көндә бездә 3 яшьлек юртак бия «Олимпиа Чис» бар.
– Сабантуйларда да катнашасыңмы?
– Минем юртаклар белән Сабантуйда катнашканым юк, яшем җитмәде әле. Киләчәктә бик теләп юртак атта ярышачакмын. Ә менә авыл Сабантуенда ат чабышында катнашканым булды, абыем Нәргиз белән ярыштык.
– Авылыгызда атлар күпме?
– Элек-электән ат кешенең алыштыргысыз ярдәмчесе һәм дусты булган. Безнең авыл зур түгел, шулай булса да һәр хуҗалыкта ат асрыйлар иде. Алай гына да түгел, безнең авылда колхозда эш атлары асрыйлар иде. Ә иң мөһиме «Урожай» колхозында бөтен Рәсәйгә билгеле булган нәсел атлары үрчетәләр иде. «Иде» дип яздым, ни кызганыч, боларның хәзер берсе дә юк. Авылда эш аты асраучы 4-5 хуҗалык булса, әтием кебек атларга мөкиббән киткән, «ат җене кагылган» ике генә кеше бар. Берсе әтием – Мирсалихов Мирзафатих, икенчесе күршебез – Камаев Евгений абый.
Әтием үз хуҗалыгыбызда юртакларны 2002 елдан бирле асрый. Алар белән Сабантуйларда, төрле ат ярышларында катнаша.
– Атлар турында күп беләсеңдер инде син?
– Иң беренче – атны яратырга һәм аңа ышанырга кирәк. Атны һәрвакыт уң кул белән сул яктан җитәкләргә кирәк. Ярыш алдыннан һәм ярыштан соң атларга су эчерергә ярамый. Юртакларга яшел кипмәгән үлән яки печән ашатырга ярамый, кипкән печән генә бирергә кирәк.
Әңгәмәдәш – Лилия Фәттахова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев