Уйлап та тормыйча, «барам!» - дидем
Менә шулкадәр көтеп алынган җәйге ялларыбыз да тәмамлана. Бик тиз генә үтеп киткән кебек тоелса да, күп эшләр эшләнде, күп урыннарда булырга туры килде, кичерешләргә бай яллар булды. Бүген мин үземнең җәйге ялларымда күңелле истәлекләр бүләк иткән «Биләр форумы» турында язып китәсем килә.
Ел буена төрле россиякүләм, республикакүләм конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашып, алдынгы урыннар алуымның нәтиҗәсе буларак, миңа «Сәләт» оештырган «Биләр форумы»на барырга тәкъдим иттеләр. Мин, әлбәттә, бик теләп риза булдым.
Быел мин анда икенче тапкыр бардым. Шуңа күрә тагын да кызыграк, тагын да көтеп алынган булды ул форум. Мин андагы тәртипләрне, оештырыла торган төп чараларны беләм. Тик барыбер дулкынландырды.
Республикабызның төрле якларыннан сәләтле яшьләр җыела монда. Безне шәһәрдән бер автобус белән алып бардылар. Барып җитүгә зур мәйданда бик күп палаткалар, халык... Шулай да ыгы-зыгы юк. Бар да яхшы оештырылган. Регистрация үттек, палаткаларга урнаш-
тык. Шуннан башланды күңелле вакыт.
Иртәләребез «Сәләт радиосы» кабынып, зарядкадан башланып китә иде. Аннан иртәнге аш. Форумның юнәлеше – мәгъ-
лүмати технологияләр булганга, һәр көнне төшке ашка кадәр бик кызыклы һәм файдалы дәресләр үткәрелде. Аларны респуб-
ликабызның алдынгы белгечләре алып барды. Әлеге юнәлеш бик нык кызыксындырганга күрә, мин һәрбер дәрестән үземә яңа белемнәр алырга тырыштым.
Төшке аштан соң спорт уеннары, аннан ял вакыты. Ә кич белән...татар дискотекасы, уеннар, соңыннан «кичке шәм».
Быел мин футбол уены буенча ярышта катнаштым. Безнең команда җиңде. Кич белән сәхнәдә барыбызны да медальләр белән бүләкләделәр, торт бирделәр. Бергә утырып чәйләр эчтек.
Форумдагы татар ру-хын, бергә җыелып «Сә-
ләт»нең җырлы биюен башкару – боларны үзеңә барып күререгә һәм тоярга кирәк. Миңа да шушы мөмкинлекне биргән өчен Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатыма, югары дәрәҗәдә «Биләр форумы»н оештыручыларга, һәм безне алып баручыларга зур рәхмәт.
Алда яңа уку елы, яңа үрләр, яңа ачышлар. Хәерле сәгатьтә булсын!
Зөфәр Мөхәмәтдинов, Чаллы шәһәре, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев