Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Таныш булыйк: гармунчы мин!»

Саба районы Эзмә урта мәктәбе укучысы Данияр Галимуллин: «Таныш булыйк: гармунчы мин!»

Мин, Данияр, Саба районы Эзмә урта мәктәбенең 4нче сыйныфын тәмамладым. Саба балалар сәнгать мәктәбе Шәмәрдән филиалының музыка  бүлегендә дә белем алам. Харрасов Рушат абый җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбленә дә йөрим. Кыскасы, гармунчы мин!

Үзем турында тагын ниләр сөйлим икән? Үзлегемнән гарәп телен өйрәнәм. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйм, бик күп конкурсларда катнашып призлы урыннар алдым. Мәктәбемне, укытучыларымны яратам. Эзмә урта мәктәбе укытучыларына, яраткан укытучыбыз Рамазанова Эльмира апага, музыка  укытучыбыз Харрасов Рушат абыйга минем белән шөгыльләнгән өчен, уңышларым өчен зур рәхмәт!

Без гаиләдә бик күп – 7 кеше. Өйдә дә гел шәп кешеләр генә инде! Әбием Вәсилә пешергән ризыклар телне йотарлык тәмле, бабаем Дамир – Татарстанның атказанган механизаторы, әтием Данил – халыкны газ белән тәэмин итүдә эшли, әнием Чулпан – укытучы, энем Әмирхан беренче сыйныфны тәмамлады, сеңлем Диләрәгә әле 3 кенә яшь. Безнең өйдә бәйрәмнәр, туган көннәр берсе дә гармуннан башка үтми. Шуңа күрә мин дә тормышымны гармуннан башка күз алдына китерә алмыймдыр инде.

Яңа елда әбиебез безгә зур  бүләк ясады: «Көмеш кыңгырау» газетасына язылды. Бу безнең өчен көтелмәгән сюрприз булды. «Көмеш кыңгырау»га бик күп балалар язалар икән! Минем дә яшьтәшләремә үзем турында сөйлисем килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев