Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Шаккатырга әзер булыгыз! (44нче сан)

Газетаның беренче битендә – Казандагы «Волна» спорт-мәктәбенә йөрүче текә капкачы Аяз Хәйруллин.

Бүген мин сезне Казандагы «Волна» спорт-мәктәбенә йөрүче текә капкачы – Аяз Хәйруллин белән таныштырам. Алдан ук әйтеп куям, «Оо, нинди шәп егет икән!» – дип, шаккатырга әзер булыгыз, чөнки сезнең мондый тырыш егетне күргәнегез булмагандыр әле! Вакыт уздырып тормыйк, киттек!

– Сәлам, Аяз! Хоккейчы булу синең үз теләгең идеме, әллә инде әти-әниең тәэсир иттеме?

– Әлбәттә, бу минем үз карарым иде.

– Ә ни өчен менә нәкъ капкачы? Әле бит һөҗүмчеләр, сакчылар бар.

– Чөнки бу минем хыялым иде. Капкачы булыр өчен ихтыяр көченә ия булу, үз-үзеңә ышану, батырлык кирәк.

– Мәктәп белән хоккейны бергә алып барырга кыен түгелме?

– Минем мәктәп – өйдә, ә укытучыларым – әнием һәм әтием! Бер елда без ике сыйныф материалын өйрәнәбез, шуңа күрә миңа 9 яшь кенә булса да, мин инде 5нче сыйныф укучысы.

– Командагызның иң зур җиңүе турында да сөйләп кит әле, Аяз!

– Май аенда Россия күләм «Прорыв» дигән турнир узган иде. Анда республикабазның иң көчле командалары җыелды. Катлаулы матчларда көч сынашып, без 3нче урынны яуладык.  Һәм мин хәтта турнирның иң әйбәт капкачылары исемлегенә дә кердем!

– Котлыйм! Син, бөек хоккеистлар шуган бозда үзеңнең командаңның капкасын саклыйсың. Шул вакытта син нинди хисләр кичерәсең?

Барлык бөек хоккеистлар да максатларына ирешергә тырышкан өчен, бирешмәгәннәре өчен  танылганнар. Мин дә, үз чиратымда, беркайчан да бирешмим, бары алга гына атлыйм. Ә бозда шуганда, мин, әлбәттә, горурлык һәм батырлык хисен сизәм.

– Ә иң зур хыялың нинди синең?

– Олимпия уеннары чемпионы булу.

Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы мәктәбе, 8нче сыйныф.

Хоккейчы Аязның әнисе белән әңгәмә.

– Гөлназ апа, хоккей – спортның куркыныч, еш травмалар ала торган төре. Әни кеше буларак, Аязның хоккей белән шөгыльләнә башлавына ничек карадыгыз?

– Һәр кеше үзе уйлаган сценарие белән яши. Әгәр кешенең уенда: Әгәр балам егылса, әгәр үзем биртелсәм һәм башка шундый курку хисләре булса, ул, әлбәттә, шул уендагы программаны чынга ашыра. Ә минем сценариям шундыйрак: спорт белән минем балам үсеш ала, ул игътибарлы, сау-сәламәт. Һәм шуңа күрә мин кайгырмыйм

– Улыгызның уңышы нәрсәдән гыйбарәт дип уйлыйсыз?

Әлбәттә, үзенең тырышлыгыннан, әмма билгеле, бала үзе генә зур җиңүләргә ирешә алмый һәм монда аларга Г. И. Варнаков, А. А. Чугунов, А. А. Исламов, Ю. Б. Палей, Е. А. Чупин, Е. А. Сунцова ярдәм итә. Бик әйбәт тренерлар! Һәм спорт-мәктәбебезнең директоры турында да әйтмичә калып булмас, Алексей Чупин балаларыбызның  мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен көн дә бик күп көч түгә. Бик зур рәхмәт аңа!

Әңгәмәдәш – Фирүзә Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев