Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Мавыктыргыч... мәктәп (22нче сан)

Укулар тәмам, рәхәтләнеп ял итәр вакыт җитте. Ялны да бит күңелле һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү кирәк. Моның өчен мәктәп яны лагерьлары иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә дә инде.

Нәрсә эшләргә, көнне ничек уздырырга кебек сорауларга урын да калмый. Барысы да инде уйланылган. Юл күрсәтүчеңә (вожатыеңа) ышан һәм... алда сине мавыктыргыч сәяхәт, онытылмаслык каникуллар көтә!

Чаллының 52нче мәктәбенең мәктәп яны лагеренда 120 укучы (1-5нчы сыйныфлар) ял итә икән. Барлыгы – 5 отряд.

– Һәр отрядның үз юнәлеше бар: сәнгать-эстетика отряды, тимурчылар отряды, хезмәт отряды, сәламәтләндерү отряды, сәләтле балалар һәм спорт отряды, – дип таныштыра безне лагерь җитәкчесе Альбина ханым Самерханова.  – Һәрберсе өчен кызыклы экскурсияләр, мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, театр-кинолар... нәрсә генә каралмаган.

Көне буена төзелгән режим да ардырмый икән: чөнки җыр-биюләр, күңел ачу, уен-көлке дә җитәрлек монда. Мәктәптә ял итүче балалар өчен йокы һәм уен бүлмәләре, өч тапкыр туклану каралган.

– Бу лагерьга инде өченче ел йөрим һәм миңа бик ошый, – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша 5нче сыйныф укучысы Руслан Логинов. – Монда һәрвакыт нинди дә булса чаралар булып тора. Без спектакль-концертларга, киноларга йөрибез, спорт белән шөгыльләнәбез. Бигрәк тә баскетбол, футбол, качышлы уеннары кызык. Вожатыйларыбыз да искиткеч шәпләр! – ди Руслан.

Югарырак сыйныф укучылары үзләрен вожатый буларак та сынап карый алалар икән. Андый укучы-вожатыйлар биредә бишәү.

– Иң яраткан вожатыегыз кайсы? – дип сорыйбыз Русланнан. Ул шундук чакырып та китерә: бу сөйкемле кыз – 7нче сыйныф укучысы Альдина Борханова икән.   

– Икенче ел эшлим инде вожатый булып, – дип сөйли Альдина. – Лагерьга йөрүчеләр барысы да актив – алар белән кызык.

– Ә кемнәр белән эшләү күбрәк ошый сиңа? – дип кызыксынабыз без – малайлар беләнме, әллә кызлармы? Кем тыңлаучанрак?

Альдина байтак уйланып торгач кына җавап бирә:

– Малайлар бугай.

Озакламый лагерьда Сабантуй бәйрәме оештырылачак икән.

– Узган ел капчык киеп йөгерү, йомырка кабып чабу, чүлмәк вату кебек уеннар бар иде, – дип искә алалар малайлар-кызлар. – Быел да күңелле булыр дип түземсезлек белән көтәбез!

Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев