Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Мәликәнең «Беренче адымнар»ын күрдек

Газетабызның 47нче саны дөнья күрде. Беренче биттә яшь рәссам Мәликә Фәсхиева.

Мә­ли­кә әле кеч­ке­нә бул­ган­да әти-әни­се бе­лән Ка­зан­да­гы сын­лы сән­гать му­зе­е­на бар­ган. Бик озак йөр­гән­нән соң, ул га­җәп­лә­неп, му­зей ди­вар­ла­ры­на ка­рап тор­ган да:

– Ә ми­нем кар­ти­на­лар­ны кая элә­без? Мон­да урын да кал­ма­ган бит, – ди­гән.

Шул кеч­ке­нә Мә­ли­кә­гә хә­зер 10 яшь. Ул һа­ман да рә­сем ясар­га яра­та. 5 яшен­нән Чал­лы­да­гы 1нче ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бен­дә укый. Мә­ли­кә­нең хы­я­лы чын­га аш­кан – күп­тән тү­гел аның шәх­си күр­гәз­мә­се ачыл­ды. Без дә яшь рәс­сам­ның эш­лә­рен ка­рап кай­тыр­га бул­дык.

Мә­ли­кә Фәс­хи­е­ва укый тор­ган сән­гать мәк­тә­бе­нә ки­леп ке­рү­гә, «Бе­рен­че адым­нар» күр­гәз­мә­се­нә эләк­тек.  Бар­лык рә­сем­нәр дә игъ­ти­бар­га ла­ек. Ә бер­се биг­рәк тә кы­зык­сын­дыр­ды. Бу – та­быш­мак-кар­ти­на. Ул «Ша­ман мас­ка­сы» дип ата­ла. Бу рә­сем­нең ас­тын өс­кә әй­лән­дер­сәң та­гын бер рә­сем ки­леп чы­га. Ме­нә си­ңа мә!

Әй­дә­гез, күр­гәз­мә ху­җа­сы Мә­ли­кә­нең үзе бе­лән дә та­ны­шыйк.

– Сә­лам, Мә­ли­кә, Кот­лый­быз! Шун­дый кы­зык­лы күр­гәз­мә бул­ган бу.

– Рәх­мәт. Аны ачу тан­та­на­сы да шәп бул­ды. Мин укый тор­ган 41нче мәк­тәп­тән сый­ныф җи­тәк­чем, класс­таш­ла­рым да кил­гән иде. Ми­ни-кон­церт та бул­ды. Бу күр­гәз­мә­не оеш­ты­рыр­га бу­лыш­кан сән­гать мәк­тә­бе ди­рек­то­ры – Аль­би­на Шәй­ху­ло­ва, би­ре­дә­ге укы­ту­чым Эль­ми­ра Хө­сә­е­но­ва­га һәм, әл­бәт­тә, әти-әни­е­мә дә бик рәх­мәт­ле­мен.

– Әйт әле, бер рә­сем ясау өчен якын­ча күп­ме ва­кыт ки­рәк?

– 3-4 сә­гать үтә ин­де.

– Ә бу күр­гәз­мә­дә ни­чә эш күр­сә­тел­гән?

– 40 рә­сем. Өй­дә дә рә­сем­нә­рем күп әле.

– О-о, ди­мәк, бу күр­гәз­мә­не бул­ды­рыр­га ким ди­гән­дә 160 сә­гать ва­кы­тың­ны ба­гыш­ла­ган­сың! Афә­рин! Мон­да­гы иң «өл­кән» рә­сем кай­сы?

– Мон­да мәк­тәп­тә укы­ган­да яса­ган бе­рен­че рә­сем­нә­рем дә урын ал­ган, мин алар­ны 5 яшем­дә яса­дым.

–  Ә си­ңа күб­рәк кай­сы жанр­да ясау ошый?

– Порт­рет. Күр­гәз­мә­дә­ге иң ярат­кан эш­лә­рем дә – әти­ем бе­лән әни­ем­нең порт­ре­ты. Ав­то­порт­рет та ясап ка­ра­дым. Ул да мон­да эле­неп то­ра. Рә­сем­нә­ренм­не бү­ләк итәр­гә дә яра­там. Һәр ел­ны мин абы­е­ма га­и­лә­се­нең порт­ре­тын ясап би­рәм. Бу бер тра­ди­ци­я­гә әй­лән­де.

– Гу­ашь яки ка­ран­даш? Кай­сы бе­лән ясау күб­рәк ошый?

– Ба­ры­сы да. Гу­ашь, ак­ва­рель, фло­мас­тер һәм баш­ка­лар бе­лән дә ясыйм.

– Си­не нәр­сә ил­һам­лан­ды­ра?

– Авыл. Без Апас ра­йо­нын­да­гы Дә­веш авы­лы­на кай­та­быз. Ан­да­гы та­би­гать­не дә, без­нең өй­не дә, хай­ван­нар­ны да яра­там. Мин алар­ны гел ясап то­рам.

–  Рә­сем ясау­дан тыш, та­гын нин­ди кы­зык­сы­ну­ла­рың бар?

– Са­бын­нар ясар­га, ки­тап укыр­га яра­там. Әни­ем дә бик күп ки­тап укый. Без­нең өй­дә кеч­ке­нә ки­тап­ха­нә­без бар. Мин сең­ле­мә төр­ле әсәр­ләр укыйм. Ә иң ярат­кан ки­та­бым – «Ма­лыш и Карл­сон, ко­то­рый жи­вет на кры­ше».

– Ә үс­кәч, кем бу­лыр­га те­ли­сең?

– Ар­хи­тек­тор, рәс­сам.

– Уңыш­лар си­ңа, Мә­ли­кә!

Ай Кы­зы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X