Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Кунак ашы — кара-каршы

«Көмеш кыңгырау»ның 16нчы саны.

Күптән түгел бик зыялы, уңган-булган, кунакчыл Әгерҗе районында сәфәрдә булып кайттык. Исәнбай урта мәктәбендә яшь каләм осталарының XXl «Көмеш каләм» район фестивале узды. 

Болытлы, пыскак яңгырлы көн иде ул. Ә Исәнбай мәктәбендә, әйтерсең, кояш балкый. Килеп керүгә, безне көләч йөзле, тәмле телле балалар һәм укытучылар сәламләде. Аларның нурлы карашына без дә елмаю бүләк иттек.

Нәкъ менә рәсемдәге 4нче сыйныф укучылары Сәмирә Симакова һәм Самат Хәмидуллин кебек бик матур милли киемнән, ихлас теләкләр белән, кочак җәеп каршы алдылар кунакларны. Сәмирә белән Самат — бәйгенең җанатарлары, шәп җырчы һәм биючеләр. Бик күңелле җырлы-биюле түгәрәк уеннарда катнаштылар. 

Һәрбер очрашудан бер олау рухи байлык белән кайтабыз без. Исәнбай мәктәбендә дә киңәшләштек, уйлаштык, тәҗрибәләр уртаклаштык. Иң мөһиме: яңа дуслар таптык! 

Дуслар, ә сез «Көмеш кыңгырау»га язылдыгызмы әле? Бергә булыйк. Гөрләшеп яшик. Кунак ашы — кара-каршы. Без һәр атнаның шимбәсендә һәммәгезгә кунакка килербез. Сез дә рәхим итегез!

«Көмеш каләм» яшь иҗатчылар фестивале күренекле мәгариф ветераны Гәүһәрия апа Шәймәрданова тәкъдиме белән уздырыла башлаган. 21нче тапкыр гөрләп үтте ул. Бу зур мәртәбә!

Быелгы бәйге илкүләм Гаилә елына һәм Татарстанның Фәнни-технологик үсеш елына багышланды. Шулай ук ул Кол Галинең тууына 850 ел һәм аның данлыклы «Кыйссаи Йосыф» әсәре язылуга 800 ел тулу уңаеннан, «Шәхесләрне тарих тудыра» темасын да колачлаган иде.

Бәйгедә 32 яшь каләм иясе катнашты. 5-11нче сыйныф укучылары дүрт номинациядә көч сынашты: «Яшь шагыйрь», «Яшь хикәяче», «Яшь хәбәрче», «Проект эшләре». 
Секцияләр эшчәнлеген «Яңарыш», «Әгерҗе хәбәрләре», «Көмеш кыңгырау» газетасы журналистлары, районның «Күңел чишмәләре» иҗат берләшмәсе вәкилләре, җирле каләм әһелләре җитәкләде. Район мәгариф идарәсеннән һәм Исәнбай авыл җирлеге советыннан вәкилләр чыгыш ясады. Бәйрәм җыр-бию, уен, шигырьләр һәм фикер алышулар белән үрелеп барды.

Яшь каләм осталары билгеле бер вакыт эчендә иҗади биремнәр үтәделәр һәм жюриның гадел бәясен алдылар.

Нәтиҗәдә, «Яшь хикәяче» номинациясендә җиңүчеләр — Азалия Салихова, Кадыбаш мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы; Әлфинә Шәймәрданова, Кадыбаш мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы; Нурия Шакирова, Девятерня мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы; Чулпан Бариева, Салагыш мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы; Лениза Җиһангәрәева, Иж-Бубый мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

«Яшь шагыйрь» номинациясендә җиңүчеләр — Илүзә Галимова, Девятерня мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы; Нурия Мөхәмәдиева, Салагыш мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы; Айназ Рамазанов, Кадыбаш мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

«Яшь хәбәрче» номинациясендә җиңүчеләр — Зилә Нурмөхәмәтова, Исәнбай мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы; Алия Закирова, Иж-Бубый урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы; Гөлшат Насыйбуллина, Тирсә мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы; Камил Әхмәтшин, 2нче мәктәпнең 5нче сыйныф укучысы; Илзидә Ханнанова, Кичкетаң мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы.

«Районыбызның күренекле гаиләләре» проект эшләре җиңүчеләре — Әмир Мөхәмәдиев, Салагыш мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы; Камил Ягъфәров — Исәнбай мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы.

Шулай итеп, Әгерҗенең яшь иҗатчылары төрле юнәлешләрдә көч сынашты, үзенә күрә бер иҗади имтихан тапшырды. 

Район мәгариф бүлеге белгече Люция Терентьева «Яңарыш» һәм «Көмеш кыңгырау» газеталары яшь хәбәрчеләренең язмаларын барлады. Аларның санын исәпләп һәм эчтәлеген бәяләп, нәтиҗәләр ясады.

Кызганыч, "Көмеш каләм«дә катнашучыларның елдан ел кимүе күзәтелә икән. Балаларга күбрәк китап, газета-журналлар укырга, көн саен язарга — каләмнәрен чарлап торырга, күренекле якташларының иҗаты белән һәрдаим танышып барырга киңәш ителде. 

«Көмеш каләм», ике дистә елдан артык яшь каләм ияләре өчен кызыклы иҗат мәйданы булып, күпме татар журналисты һәм тел белгече әзерләгән. Шундый зәвыклы һәм бик кирәкле татар фестивале озын гомерле булсын иде. 

«Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының йөзек кашы ул», — диләр «Көмеш каләм» фестивале турында. Шулай булсын. Иҗат дәртегез сүрелмәсен, каләмегез тутыкмасын. Яңадан-яңа ачышлар һәм уңышлар сезгә!

Лариса Шәемова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев