Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 32нче саны

Әдәби Сабантуй: китапка әйләнеп кайтачакбыз!

Әдәби Сабантуй быел Апаста узды. Сабантуйның «ишегеннән» килеп керүгә, "Көмеш кыңгырау"ның даими хәбәрчесе Нәфисә Шәяхмәтова белән очраштык. Сөенештек, билгеле. Аның Әдәби марафоннарда катнашканын белә идем, ләкин Мамадыштан (Нәфисә Мамадыш районы Дүсмәт мәктәбендә укый) Апаска кадәр Сабантуйга килү... Хәйран ерак юл бит әле.

— Марафонда мин быел икенче мәртәбә катнаштым, Әдәби Сабантуйга да икенче мәртәбә килүем, узган ел Сабага барган идем, — дип сөйләп китте Нәфисә. — Миңа биредә бик ошый. Китап яратучылар җыелган — барысы да бер төрле кешеләр.

Нәфисә белән саубуллашып киткән генә идек, икенче хәбәрчебезгә — Мөслим районы Вәрәшбаш авылы кызы Асылъяр Хәсәновага тап булдык. Сабантуйга әнисе Миләүшә Хәсәнова белән килгән. Миләүшә ханымны да беләбез — мондый мәдәни чаралардан калмый инде алар, әнә ерак юлны якын итеп килгәннәр бит әле. 

Мәйданның үзәгенә килеп җитсәк — Әдәби Сабантуйны оештырып йөрүчеләр гел безнекеләр икән! Арча егете Әнвәр Мөхетдинов, Балтач кызы Гөлназ Әхмәдиева, Апастан — Камилә Вәлиевалар... Актив шул ул «Көмеш кыңгырау» хәбәрчеләре. Аларны күргәч, күңелгә рәхәт.  

Инде килеп, сезне әдәби Сабантуй белән якыннанрак таныштырырга кирәктер бит инде, әйеме? Әдәби сабантуйны Әдәби марафонның дәвамы дип карарга кирәктер. Марафонга мондый форматта йомгак ясау быел әле өченче мәртәбә генә оештырылса, әдәби марафон мәдәни тормышыбызга алданрак килеп керде.

Марафонның тәртибе болай — син 21 көн буе "Вконтакте"дагы битеңә марафон хештегы белән үзең укыган китаптан өзек куеп барырга тиеш. Менә шушы гап-гади марафон йөзләгән-меңләгән кешене җәлеп итәр дип кемнәр уйлаган? Сабантуйда исә иң күп китап укучылар һәм иң күп укылган язучылар билгеләнеп килә икән.

Быел, мисал өчен, иң күп укыла торган автор дип Айгөл Әхмәтгалиева табылган. Быелгы Сабантуйның нәкъ менә биредә, ягъни Апаста узуы да очраклы түгел икән, әдәби марафон нәтиҗәләре күрсәткәнчә, бу иң күп китап укучы районнарның берсе.

Кыскасы, ул көнне Апаска язучылар һәм китап яратучылар җыелган инде. Әдәби көрәш исә Сабантуйның үзәк бәйгесенә әверелде: шигырь укучылар — нәфис сүз осталары көч сынашты. Әдәби көрәшнең бу инде соңгы, йомгаклау этабы икән — сәхнәгә бер дистә финалчы күтәрелде. Нәфис сүз осталарын икешәрләп сынау (жюри ролен язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Факил Сафин башкарды) ахыр чиктә паризлы урыннарга өч баланы аерып алырга мөмкинлек бирде. 

Язучылар — буа буарлык!

Әдәби Сабантуйга кил дә, язучы күрмә, имеш. Күп иде алар Сабантуйда.

— Бу китап марафоны китапка мәхәббәт уятуда зур роль уйный, — дип сөйләде Татарстан Язучылар Берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. — Совет заманында да китап уку конференцияләре үткәрү гадәти хәл санала иде. Минемчә, кешелек иртәме-соңмы китапка әйләнеп кайтачак.

Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин, бу чараның төп оештыручысы буларак, китап укучыларны үзендә кабул иткән Апас районы администрациясенә рәхмәт белдерде.

Бәйрәм азагында әдәби марафончылар тарафыннан яратып укыла торган 11 авторны сәхнәгә чакырдылар.

Бәйрәмнең тагын бер бизәген әйтми калсам, дөрес булмас кебек — быелгы чара Апас районы Каратун мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте — мәйдан аллы-гөлле киемнәрдән киенгән төрле яшьтәге балалар белән тулды. Мәктәптә 200 бала укый, шуның 40ы бию белән шөгыльләнә икән. Кызык бит?!

Питердан килгәннәр, ә безгә — ерак!

Гөлназ ханым Хөснетдинова әдәби марафонга Питердан ук килгән иде. Ул марафонда өч еллап катнаша икән, тик бу бәйрәмгә беренче килүе.

— Санкт-Петербургта татарча китаплар табу җиңел түгел иде, әле ярый хәзер интернет аша алып була, — дип сөйләде ул.

Киров өлкәсеннән килүчеләр дә бар иде. Кыскасы, бу милли-мәдәни-әдәби чараның географиясе киң булып чыкты. Әмма Татарстанның ерак районнарыннан килүчеләргә ошап җитмәгәндер Сабантуйның Апаста узуы. Самир Әхмәтгалиев, мисал өчен, Актаныш районыннан ук килгән.

— Мин йөгерүдә катнашып өченче урын алдым, — дип сөйләде.

Мондый республикакүләм чаралар барыбер дә Татарстанның үзәгендәрәк — шул ук Казан тирәсендә, әйтик, узарга тиештер.

Оештыру моментлары: нидер җитмәде...

Сабантуй үтеп китте, әмма күңелләрдә ниндидер канәгатьсезлек тә калды кебек.

— Мондый чараларның булуы бик яхшы, — дип сөйләделәр Чаллы язучылары, — ләкин форматны үзгәртергә кирәк. Китап укучының бирегә килгән һәр язучы белән сөйләшү, аралашу мөмкинлеге булырга тиеш.

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев