Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 12нче саны

Акбарс ни турында хыяллана?

Шушы йомшак йомгакны кочаклагач, бик рәхәт булып китә. Бар борчуларым юкка чыга кебек. Таныш булыгыз, якын дустым — Акбарс. Ак төстә булганга шундый исем сайладык. Без аны Барсик диеп йөртәбез. Сез песиләр яратасызмы, дуслар? Нигә сорап торам инде, яратасыздыр, беләм.

Песиебезне апам белән чиратлашып карыйбыз. Ашатабыз, тәрбиялибез, юындырабыз, уйнатабыз. Өйдән озакка китсәк, иң беренче чиратта аны карап торырга кеше эзлибез. Күпчелек очракта бу безнең Гөлназ апабыз. Ул да безнең кебек песиләр ярата. 

Урамда хуҗасыз песиләрне күреп, бик кызганам. Кайсыберләрен хуҗалары туеп, чыгарып җибәргән бит инде. Песиләр уенчык түгел, җан ияләре. Өйгә песи алсагыз, моңа бик җаваплы карарга кирәк. Ә инде үзенә шундый җаваплылык алган кеше, минемчә, тормышта бик тугры, эшчән, йомшак күңелле һәм иң беренче чиратта җаваплы кеше булачак. Һичшиксез мондый кешенең дуслары күп һәм әлбәттә, аны өйдә йомшак дусты көтә.

Нәзилә Әхмәтҗанова, Чаллы шәһәре, 2нче гимназия, 6Асыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев