Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Көмеш кыңгырау»ның 11нче саны

Сезнең каршыгызда Әминә һәм Сәйдә. Алар икесе дә Чаллы шәһәрендәге 2нче гимназиядә 8нче сыйныфта укый, спортны ярата, җиңел атлетика (йөгерү) белән шөгыльләнәләр.

Җилдән җитез кызлар

Сезнең каршыгызда Әминә һәм Сәйдә. Кызларны берничә факт берләштерә: алар икесе дә Чаллы шәһәрендәге 2нче гимназиядә 8нче сыйныфта укый, спортны ярата, җиңел атлетика (йөгерү) белән шөгыльләнә, тренировкага бер үк тренерга йөри, бәйгеләрдә алдынгы урыннар яулый. Күптән түгел кызлар Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова призына җиңел атлетика буенча традицион ярышларда катнашып җиңүләр яулаганнар. Укучыларның графигы бик тыгыз булса да, безнең белән әңгәмә корырга вакыт таптылар.

— Котлыйбыз сезне, кызлар! Спортка мәхәббәт каян килә? Әти-әниләрегез спортчылармы?
Әминә: Мөгаен, аны чын күңелдән яратканга киләдер.
Гаиләбездә спортчылар күп. Бабаем — Әхмәт Набиуллин спорт мастеры.
Ул бик күп ярышларда җиңүче булган.
Франциядә тәүлек йөгерүе буенча Россия командасы белән өченче урынны алган. Ул анда 197 километр йөгергән.
Хәзер бабаема 64 яшь. Әле бүгенге көндә дә спорт белән шөгыльләнә. Ул — спортчылар буенча Чаллы шәһәренең Ветераннар советы председателе.

Сәйдә: Спортка мәхәббәтем балачактан ук килә. Мин һәрвакыт актив бала идем. Әтием дә спортта кайный, ул — футболчы. Шулай ук «Төзүче» стадионы директоры.

— Бу спортның сезгә ошаган һәм ошамаган яклары нинди?
Әминә: Ошамаган ягы юк, дип саныйм. Мине барысы да канәгатьләндерә.
Сәйдә: Җиңел атлетикада күп төрле дисциплина булуы ошый. Анда үзең яратканын, күңелеңә хуш килгәнен табарга була.

— Спортта яисә йөгерү буенча яулаган иң зур җиңүегезне атагыз әле.
Әминә: Мин Чаллыда җиңел атлетика буенча күп тапкыр җиңүче булдым.
Ульяновск шәһәрендә Россия буенча үткәрелгән ярышта 60 метр ераклыкта 2нче урын алдым.
Бүгенге көндә җиңел атлетика буенча Татарстан командасына керәм.
Сәйдә: Ә мин шәһәребез мэры кубогына ия булдым.

— Спортчы үзен узган көндәшенә карата нинди хисләр кичерә?
Әминә: Башта шунда ук аны узып китәргә һәм шәхси нәтиҗәмне күрсәтергә кирәк, дигән уй туа. Һәм ул канатландыра.
Сәйдә: Стимул арта. Тагын да яхшырак булырга, аңа караганда күбрәк булдыра алуыңны исбатларга этәргеч бирә.

— Кызлар, сез тыныч спортчы яки агрессивмы?
 Әминә: Бу сорауга мин бик максатчан дип җавап бирер идем.
 Сәйдә: Кайчан ничек инде, ситуациягә карап.

— Сезне илһамландыручы, канатлар куючы сүзләр бармы?
 Әминә: Беренче булырга, иң яхшы булырга!
 Сәйдә: Бирешмәгез, алга барыгыз һәм барысы да яхшы булачак.

— Синеңчә, кызлар нинди спорт төре белән шөгыльләнергә тиеш?
 Сәйдә: Кайсын сайласа да буладыр. Иң мөһиме, ул аны илһамландырсын. Тренировкаларга йөреп торганда, күнегүләрне даими башкарганда барысына да ирешергә була.

— Йөгерү башка спорт төрләреннән нәрсәсе белән аерыла?
 Әминә: Аның үзенчәлеге — күптөрле булуында. Җиңел атлетика — иң популяр һәм массалы спорт төрләренең берсе. Бүген аның программасына 31 дисциплина керә. Аларның 26сы Олимпия уеннарына кертелгән. Кайсын теләсәң, шунысын сайларга була.

— Гадәти көндә күлмәк кияргә яратасызмы, әллә инде спорт киеме күбрәк ошыймы?
Әминә: Тренировкаларда спорт киеменнән дә уңайлысы юк. Тиз арада каядыр барып киләсе булса да, ул иң шәп вариант. Бәйрәмнәрдә күлмәксез булмый инде.
Сәйдә: Көндәлек тормышта үз стилем бар. Мин уңайлы киемдә йөрергә яратам. Кроссовка белән күлмәк кия алам, иң мөһиме уңайлылык.

— Сезнең өчен идеаль ял көне нинди ул?
Әминә: Гаиләм белән өйдә булу, тәмле ризыклар ашау, ял итү…
Сәйдә: Иң яхшы ял көнемне мин болайрак күз алдыма китерәм: йокым туйган, бүгенгә генә планнар корылган (алары да кәефне күтәрә торган эшләрдән торырга тиеш) һәм мин яраткан эшемне башкарам.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев