Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

«Кояшкай»да күңелле

Новый поселогында «Кояшкай» мәктәп яны лагере июнь башыннан эшләп киткән. Башлангыч сыйныфлардан барлыгы 80ләп бала тупланган лагерьга.

Мәктәпкә без, гадәттә, укыр өчен барабыз. Ә менә уйнар өчен барганыгыз бармы сезнең? Яисә спектакль карар өчен. Новый бистәсе мәктәбендә, мисал өчен, инде өченче атна күңел ачу белән генә шөгыльләнәләр. 

«Исәнмесез, ничек хәлләр?»

«Кояшкай» мәктәп яны лагере биредә июнь башыннан эшләп киткән. Башлангыч сыйныфлардан барлыгы 80ләп бала тупланган лагерьга. Без килгәндә, мәктәп алдына инде балалар җыелыша башлаган иде. 
— Исәнмесез, ничек хәлләр? — дип каршы алды безне Наил исемле бер шук егет. 
Шундук аралашып та киттек үзе белән. Наил 1нче сентябрьдә 1нче сыйныфка керәчәк икән. Лагерьны аның мәктәп белән таныша торуы дип санасаң да була. 
— Ошадымы соң? — дип кызыксынабыз без. 
— Бик! 
— Ә нәрсә аеруча ошады?
— Без фильмнар карадык. 
— Ә миңа Сабантуй ошады, — дип сүзгә кушыла Диана. 
— Лагерьдан соң нишләрсез микән инде?
— Мин компьютерга акча җыячакмын, һәм компьютерда уйнаячакмын!
— Ә миңа тапкырлау таблицасын өйрәнергә кирәк!

Көн дә бер кызык!

— Көн саен диярлек нинди дә булса мәдәни чара оештырылды, — дип сөйли лагерь җитәкчесе Римма Ханифҗановна. — Экскурсияләргә дә йөрдек, кайбер коллективларны үзебезгә дә чакырдык. Әйтик, Минзәлә театры бездә бик кызыклы спектакль күрсәтеп китте.

«Гиндукуш» сугышчан дан музееннан килеп, мастер-класс күрсәттеләр. Сабантуй да шәп узды. Бүгенгә лазертаг уенын планлаштырган идек. Иртәгә квест көтелә — малайлар-кызлар мәктәп территориясеннән хәзинә эзләячәк, берсекөнгә — психологик тест.
Шул арада мәктәп алды малайлар-кызлар белән тулды —Наталья Евгеньевна (тәрбиячеләрнең берсе) иртәнге гимнастикага чакырган. Дүрт-биш бала шундук алга йөгереп чыкты. Болары — физкультминутканы алып баручылар икән. Гимнастикадан соң бердәм булып ашханәгә йөгерделәр. 

Даими ярдәм тоеп...

— Мәктәптә 300дән артык бала укый, дип сөйли Новый мәктәбе директоры Людмила Анатольевна, — Бистә укучыларыннан тыш, автобус белән тагын берничә авылдан балалар алып киләбез. Балаларны юлда йөртү — бик зур җаваплылык, билгеле. Шуңа күрә, моның өчен махсус штат бирелсә, яхшы булыр иде. Әлегә исә чират буенча укытучылар йөртә. 
Мәктәбебезнең инде 50 еллык тарихы бар. «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Хәниф улы Имамов ярдәме белән ул даими төзекләндерелеп тора. Яңа җиһазларны да аның ярдәме белән алабыз. Алдынгы укучылар өчен акчалата кызыксындыру чаралары да бар — бәйге, олимпиада җиңүчеләренә уку елы азагында Риф Имамов премияләре тапшырыла. 
Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев