Кечкенә артистның иң зур хыялы
Исеме – төрекнеке, «ут», «көч», «айлы нур» дигәнне аңлата. Кечкенә булса да, зур җиңүләре бихисап.
Авылыбызда әле канат кагып кына килгән яшь талантлар күп. Биючеләре дә, җырчылары да, гармун осталары да... Бәйрәм саен алар үз оста-
лыкларын күрсәтәләр. Менә сәхнәгә ышанычлы адымнар белән бер малай чыгып басты. Аны авылыбыз Кандрада гына түгел, район сәхнәсендә дә беләләр. Уфада да, Казанда да бәйгеләрдә, концертларда катнашканы бар! Аңа 8 генә яшь, күрше Сәрән мәктәбенең 2нче сыйныфын тәмамлады. Айдан Хәйдәров исемле ул!
Исеме – төрекнеке, «ут», «көч», «айлы нур» дигәнне аңлата. Кечкенә булса да, зур җиңүләре бихисап. Уфада узган «Төмәнәк моңнары» конкурсында «Җиде буын», «Ык буе» җырларын башкарып, гран-при яулады. «Апрель» Республика балалар вокал сәнгате конкурсыннан ул II дәрәҗә, Ф.И. Шаляпин исемендәге Халыкара вокалчылар конкурсыннан I дәрәҗә дипломнар алып кайтты.
«Сулпылар» дигән ачык телевизион бәйгедә дә катнашты. Казанда Фәнир Галимов иҗатына багышланган концертта да тамашачы аны җылы каршылады.
Айданның өйрәнгән, белгән җырлары иллеләп икән. Аларны ул татар, башкорт һәм рус телләрендә башкара. Туймазы районы Кандра музыка мәктәбендәге вокал (Алия Закирова классы) һәм аккордеон (Светлана Кузьмина классы) бүлекләрендә шөгыльләнә. «Шатлык» ансамбленә йөри. Укытучысы Алия Фәрит кызы чыгыш ясар өчен берничә җырны укучысына тәкъдим итә. Ә Айдан дәү әнисе Минзилә Кулуева белән берлектә җырның күңелгә ятканын сайлап ала һәм яхшылап өйрәнә.
Гаиләдә аның бу мавыгуын барысы да хуп-лап, күңелен үстереп торалар. Музыкадан тыш, аның мавыгулары байтак.
Җәнлекләр дөньясы белән ныклап кызыксына, аларның нинди авырлыкта булулары, холык-табигатьләрен җентекләп өйрәнә. Әллә ничә аниматроника (робот, кешеләр һәм хайваннар сыннары) коллекциясе бар икән.
Сер итеп кенә әйтте: киләчәктә филгә утырып йөрергә хыяллана ул!
Барысына өстәп Айдан нәфис сүз остасы да. Тукай шигырен оста укып, Туймазыда үткән бәйгедә 1нче дәрәҗә дипломга лаек буды.
Соңгы вакытта әнисе рухына багышлап (Айгөл Кәрим кызы көчле авырудан ике ел элек вафат булган) догалар ятлап сөйли башлады. Өйдә ана роле бик зур, ул алып биргән уенчыклар, аның белән бәйле истәлекләр гаиләдә кадерләп, ядкарь итеп саклана.
Айдан якыннары белән бергәләп сәяхәт итәргә, бассейнда су коенырга ярата. ул һәрвакыт хәрәкәттә: йә бәйгегә бара, йә репетициягә. Җәй башында Татарстан җырчылары Гүзәл һәм Рөстәм Маликовлар аны Казанга телевидениегә төшәргә чакырдылар. Аннары Уфага «Әллүки» журналына интервью бирергә ашыкты. Ерак юлларга дәү әнисе белән машинада җилдерәләр!
Җәй буе тынгы белмәде алар: йә берәр мәдәни чарага, йә сабантуйга чыгыш ясарга баралар! Димәк, чакыралар, күрәселәре, тыңлыйсылары килә Айданны.
Айдан Хәйдаров җырчы буларак танылып килә, ләкин киләчәктә ул табиб булырга хыяллана. «Балалар әниләрсез үсмәсен дип һәм әниләре балаларсыз калмас өчен тырышачакмын», – ди ул үзе.
«Бәхетле, озын гомерле, иманлы булсын. Әнисен һичкайчан онытмасын, безгә сүз тидермәсен. Тормышта кем генә булса да, нигә генә тотынса да, эшен булдыра алганга сөенеп эшләсен, теле оста булсын», – дип көн-төн тели дәү әнисе Минзилә ханым. Бу изге теләкләргә без дә кушылабыз. Айдан, яңадан-яңа уңышлар телибез сиңа!
Әлфия Шәйхлисламова,
Башкортостан, Туймазы районы, Кандра авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев