Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Йолдыз булдым!

Шушмабаш урта мәктәбендә «Йолдызлар аллеясы» ачылган һәм мин аның тәүге йолдызы итеп сайланганмын икән.

Синең Голливуд йолдызы буласың киләме? Миңа калса, һәркемнең кайчан да булса бу хакта хыялланганы бардыр. Әле бит шунысы да кызык, Голливуд йолдызы булып танылганнарның исемнәрен махсус урында мәңгеләштереп калдыралар... Әмма бер читтә торсын Голливудлары — үзебездә дә йолдыз булып танылу өчен менә дигән мөмкинлек бар! Мисал өчен, Арча шәһәрендә 2009 елдан бирле талантлы мәктәп укучыларының исемнәрен йолдызлык аллеясендә мәңгеләштерәләр. 

Районыбыз җитәкчелеге «Йолдызлар аллеясы» проектын яшьләрне яңа үрләргә дәртләндерү, таныту максаты белән оештырган. Шушы дәвердә утыз кеше районның йолдызлары дип табылды да инде. Бу исемгә лаек булган һәр укучы фән олимпиадалары җиңүчесе, иҗат белән актив шөгыльләнүче яисә чын спортчы. «Йолдыз» булырга теләүче өч ел дәвамында районыбызны республика һәм илкүләм танытырга тиеш.

«Йолдыз» ачу тантанасының шаһите булганнан бирле, мин дә шул укучылар рәтендә булырга хыялланып йөрдем. Тик ни эшлисең, тормышта барысы да без теләгәнчә генә булмый — бихисап җиңүләремә карамастан, бу аллеягә эләгә алмадым шул. Һәм менә озак та үтми һич көтелмәгән хәл булды...

Мәктәбебездә чыгарылыш кичәсе тәмамланып, кулга аттестатларны алгач, һәммәбезне коридорга дәштеләр. Шул мизгелдә без зур яңалыкның шаһитләре булдык. Шушмабаш урта мәктәбендә «Йолдызлар аллеясы» ачылган һәм мин аның тәүге йолдызы итеп сайланганмын икән.

Шул рәвешчә мәктәбебездә яңа традиция барлыкка килде, ә минем якты йолдызым кабынды! Рәхмәт, туган мәктәбем, кадерле укытучыларым! Менә шулай, дуслар, бер җирдә ишекләр ябылса, икенчеләре ачыла икән аның.

Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев