Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Иң-иң яхшысы – Сәид!

Ул җыр­лый баш­ла­са, ти­рә-юнь­дә­ге­ләр таң ка­лып тың­лап то­ра. Җыр­лый гы­на­мы, сан­ду­гач ке­бек сай­рый, ки­рәк икән, си­ке­реп би­еп тә ала.

Сү­зем моң­лы, та­лант­лы егет, та­тар ха­лык җыр­ла­рын яра­тып баш­ка­ру­чы Сә­ид Га­лиул­лин ту­рын­да. Ул Ка­зан шә­һә­ре­нең 2нче сән­гать мәк­тә­бен­дә укый. Му­зы­ка­га ка­ра­та бул­ган мә­хәб­бә­те аңа төр­ле бәй­ге­ләр­дә җи­ңү­че исе­мен яу­лар­га яр­дәм итә. Күп­тән тү­гел ге­нә Сә­ид “Луч­ше всех” те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру­ын­да та­лант­лы ба­ла­лар ара­сын­да чы­гыш яса­ган һәм ме­даль бе­лән кайт­кан. 

- Бу тап­шы­ру ту­рын­да әни­ем­нән ишет­кәч, мин­дә кат­на­шып ка­рар­га ки­рәк ди­гән те­ләк уян­ды. Зәң­гәр эк­ран­нар аша та­ма­ша­чы­лар­га “Бие әле”, “К­ры­ла­тые ка­че­ли”, “Ве­се­лый ве­тер” җыр­ла­рын баш­кар­дым.

- Чы­гы­шың­ны күр­дем һәм ми­не та­гын да шак­кат­тыр­га­ны си­нең кос­тю­мың бул­ды. Ни өчен нәкъ ме­нә пи­о­нер­лар кос­тю­мын сай­ла­ды­гыз?

- Ми­нем бу кос­тюм бе­лән кон­курс­та чы­гыш яса­га­ным бар иде ин­де. Җы­рым­ның те­ма­ти­ка­сы пи­о­нер­лар чо­ры бе­лән бәй­ле. Ә тап­шы­ру­га кил­сәк, мин ан­да “К­ры­ла­тые ка­че­ли”­ны хор бе­лән җыр­ла­дым.

- Син үзең ге­нә җыр­лар­га яра­та­сың­мы, әл­лә ин­де ан­самбль яи­сә хор­да җыр­лау ошый­мы?

- Мин кеч­ке­нә­дән үк со­ло да, ан­самбль­дә дә җыр­лыйм. Ан­самб­ле­без­нең исе­ме – “Ба­тыр егет­ләр”. Әле та­гын абы­ем Әмир бе­лән “Ба­тыр­лар” ди­гән исем ас­тын­да дуэт да баш­ка­рам. Во­кал бу­ен­ча Са­ла­хо­ва Эль­ви­ра Ил­ги­зәр кы­зы клас­сын­да укыйм. Ул – ми­нем әни­ем.

- Си­ңа күб­рәк та­тар­ча җыр­лау ошый­мы, әл­лә ин­де баш­ка тел­дә­ме?

- Та­тар җыр­ла­рын бик яра­там. Ми­ңа кал­са, алар күп­кә ма­тур­рак һәм моң­лы­рак. “И­дел­лә­ре күл­лә­ре”, “Әд­рән диң­гез”, “Би­еп кал” ке­бек җыр­лар­ны баш­кар­мый мөм­кин тү­гел.

- Сә­ид, син бит әле рес­пуб­ли­ка рә­и­се сти­пен­ди­а­ты да. Бу уңыш­ка ни­чек иреш­тең?

- Мин во­кал бу­ен­ча бик күп бәй­ге­ләр­дә кат­на­шам. Алар ара­сын­да җи­ңү­лә­рем дә җи­тәр­лек. “Соз­вез­дие-йол­дыз­лык” фес­ти­ва­лен­дә 1нче урын ал­дым. Шул хөр­мәт­кә ми­ңа сти­пен­дия тап­шыр­ды­лар да ин­де. Шу­лай ук, Рөс­тәм Бик­мул­лин исе­мен­дә­ге «Би­ка­фест» рес­пуб­ли­ка фес­ти­ва­лен­дә ан­самбль бе­лән “Җәй­ге авыл кич­лә­ре”н җыр­лап гран-при, ә соль­но баш­кар­ган “Бие әле” җы­ры өчен 1нче урын ал­дым. 

- Хә­зер ин­де син­дә сәх­нә­гә чы­гар ал­дын­нан кур­ку хи­се юк­тыр, әйе­ме?

- Дул­кын­ла­ну бар ин­де ул. Дул­кын­лан­мас өчен, ти­рән итеп су­лыш алам һәм ал­га.

- Син яра­тып, рә­хәт­лә­неп тың­лый тор­ган җыр­чы­лар кем­нәр алар?

- Хә­йдәр Би­ги­чев, Ил­һам Ша­ки­ров, Ри­шат Төх­вә­тул­лин һәм Эл­вин Грей.

- Син бит әле мәк­тәп­тә ге­нә укый­сың... Ни­чә­ле­ләр­гә бе­лем ала­сың? Укыр­га ва­кы­тың ка­ла­мы?

- Мин – “от­лич­ник”. Биг­рәк тә та­тар те­ле, би­о­ло­гия, ма­те­ма­ти­ка, рус те­ле фән­нә­ре ошый ми­ңа.

- Ял ва­кыт­ла­рың­ны ни­чек уз­ды­ра­сың?

- Дзю­до бе­лән шө­гыль­лә­нәм, әни­е­мә бу­лы­шам, абы­ем һәм энем бе­лән уй­ныйм. Кыш­кы спорт төр­лә­рен дә яра­там, чаң­гы­да шу­ам. Без га­и­лә­без бе­лән бер­гә­ләп ва­кыт уз­ды­рыр­га яра­та­быз.

Блиц-со­раш­ты­ру

- Иң ярат­кан бәй­рә­мең нин­ди?

- Ту­ган көн.

- Син нәр­сә эш­ләр­гә ярат­мый­сың?

- Бас­кет­бол уй­нар­га.

- Ярат­кан тө­сең?

- Зәң­гәр, яшел, кы­зыл.

- Үзең­не өч сүз бе­лән тав­сир­ла әле.

- Мин энер­гич­ный, акыл­лы һәм ба­тыр ма­лай.

– Хә­зер­ге миз­гел­дә кү­ңел­гә кил­гән җыр исе­ме.

- “Әд­рән диң­гез”

- Кай­сын сай­лый­сың: ки­но­мы, мульт­филь­мы?

- Ки­но. “Тер­ми­на­тор” филь­мын ка­рар­га яра­там.

- Авыл­мы, шә­һәр­ме?

- Авыл.

- Кыш­мы, әл­лә ин­де җәй­ме?

- Ике­се дә.

- Ярат­кан ри­зы­гың нәр­сә?

- Бә­леш, өч­поч­мак, өлеш һәм кыс­ты­бый.

Гөлинә Гусамова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев