Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ике тапкыр Гран-при яуладым!

Таһир 2023 елда Чаллы шәһәрендә талантлы балаларны барлау, үстерү максатыннан үткәрелгән «ЧАЛЛЫ – ТОП-13» шәһәркүләм проектында 13 иң яхшы катнашучы исемлегенә керде, җиңүче булды.

«Оо, бу бит Таһир! – дип куйды дустым Алмаз, фоторәсемдәге елмаеп утыручы егетне күреп. – Безнең сәнгать мәктәбендә укый ул. Шәп җырлый», – дип тә өстәде.

Йә, без дә танышыйк әле яшь җырчы белән, дуслар.

Таһир Мөхәммәдиев Чаллы шәһәрендәге 50нче мәктәпнең 7А сыйныфында укый. Шулай ук 13нче татар музыка-сәнгать мәктәбендә дә белем ала. Мин, аның төрле чараларда чыгышларын күреп, бу егет турында язарга кирәк әле, дип блокнотыма төртеп куйган идем.

– Таһир, вокал белән ничә яшьтән шөгыльләнәсең инде?

– Өч яшьтән җырлыйм. Балалар бакчасына йөргәндә, музыка җитәкчеләре Сафина Гүзәл Азат кызы һәм Грачева Наталья Валерьевна җырга сәләтемне күреп алган. Шул вакыттан бик күп бәйгеләрдә катнаша башладым. Хәзерге көндә сәнгать мәктәбендә җыр серләренә өйрәнәм. Вокал буенча укытучым – Ибраһимова Роза Фаик кызы. Уңышларымның күбесе – укытучымның хезмәт нәтиҗәсе, дип уйлыйм.

– Күп кенә бәйгеләр җиңүчесе икәнеңне дә беләм. Әле ВКонтактеда күреп алдым, кабат беренче урын алгансың. Шәп!

– Әйе, «Кояш гомере телим мин, Минзәләм, сиңа» X республикакүләм иҗат фестиваль–конкурсының «Вокал» номинациясендә 5-8нче сыйныфлар арасында 1нче урын алдым. Бу Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган бәйге иде.

– Котлыйм! «ШАЯН ТВ» каналы оештырган «Сәйлән» телевизион фестиваль-бәйгесендә дә катнашкан идеңме әле?

– Әйе, ярымфиналга үттем. Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әле тагын «Белая ворона» Халыкара күпжанрлы фестиваль-конкурсында I дәрәҗә лауреат булдым.

– Ә менә кайсы бәйгедә җиңүең белән бигрәк тә горурланасың микән?

– «Muza» Халыкара инструменталь, вокал, хореография һәм театр сәнгате конкурсында 2 ел рәттән Гран-при яуладым. Аерып шуны әйтер идем.

Шулай ук Калининград шәһәрендә үткәрелгән «Балтийский бриз» Халыкара иҗади фестиваль-конкурсында катнашу да кызык булды. II дәрәҗә лауреат исемен алдым анда.

– Алга таба нинди планнар?

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара конкурс-фестивальдә катнашырга телим.

– Уңышлы булсын! Ә менә сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланасыңмы? Каушамас өчен нишләргә микән, бәлки бераз киңәш бирерсең.

– Сәхнәгә чыгар алдыннан азга гына берүзем калам һәм үземә «Тынычлык, бары тынычлык!» командасы бирәм. Сулыш күнегүләре ясап алам.

– Таһир, ә мәктәптә ничек укыйсың? Иң яраткан дәресең нинди?

– Яхшы билгеләргә генә укыйм. Иң яраткан дәресем – җәмгыять белеме.

– Буш вакытыңда ни эшләргә яратасың?

– Буш вакытым юк диярлек. Математик юнәлешле класста укыгач, дәресләрне бик күп бирәләр. Музыка мәктәбеннән тыш кикбоксингка йөрим. Вакыт калса, ял итәргә табигатькә чыгарга тырышам.

– Афәрин. Спорт белән шөгыльләнергә дә җитешәсең икән. Яңадан-яңа үрләр сиңа!

Таһирның әнисе Ләйсән ханым:

– Улымның киләчәккә бик зур хыяллары бар. Бүгенге көндә аларны тормышка ашыру өчен бик тырыша. Ул сабыр һәм төгәллекне ярата.

⭐⭐⭐

Һәм безнең блиц сораштыру

Җәйме, кышмы?

Җәй.

Велосипедмы, самокатмы?

Велосипед.

Кыстыбыймы, мантыймы?

Кыстыбый.

Тортмы, чәкчәкме?

Торт.

Сөтле чәйме, лимонлымы?

Сөтле.

Ял итү өчен табигатьме, өйме?

Табигать.

Телевизормы, телефонмы?

Телефон.

Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев