Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Иң зур бүләк!

Яз килде, дуслар! Яз белән бергә барыбыз да көтеп алган 8нче март – Халыкара хатын-кызлар көне дә килеп җитте. Ә бу – әниләребезгә, әбиләребезгә, апаларыбызга бүләкләр бирер чак.

Күп балалы гаиләләрдә бу көнне бигрәк тә күңелледер инде – әниләр гел бүләккә күмеләдер. Казанда яшәүче биш бала әнисе Альбина апа Зыятдиновадан да иң элек шуны сорадык без:

Нәрсәләр генә бүләк итеп бетерерләр инде сезгә? – дидек.  

– Балаларның килеп кочаклавын да бүләк дип кабул итәбез без, әниләр, – дип җавап бирде ул. – Җылы, матур сүзләре – иң зур бүләк!

– 8нче март бәйрәме сезнең гаиләдә ничек үтә шулай да?

– Бездә 8 март кына түгел шул әле ул, яраткан әтиебез Рафаэльнең туган көне дә. Бер-беребезне бүләкләр белән сөендерәбез без. Әтиебезнең яраткан тортын пешереп, матур табын корып, гаиләбез белән җыелабыз. Ул да безне – 4 кызын лалә чәчәкләре белән сөендерә!

– Һәрбер гаиләдә тәрбия традицияләр белән бәйле бугай, әйеме? Ә сезнең гаиләгә нинди традицияләр хас?

Без балаларны бер-берсенә мәрхәмәтле булырга, өлкән буынны ихтирам итәргә өйрәтәбез! Алар безне бер караштан аңлый.

Аннары, эшсез йөрү гадәте юк бездә. Олы улыбыз Камил театр техникумында 3нче курста укый. Укудан соң юл театрында эшли, балаларга электричкада тамаша күрсәтә. Алмазыбыз Казан шәһәренең 179 гимназиясендә 8нче сыйныфта укый, кино һәм музыка белән кызыксына. Үзе сценарийлар яза, аларны видеога төшереп, кыска метражлы фильмнар ясый. Олы кызыбыз Жасмина 5нче сыйныфта 4-5 билгеләренә генә укый, фортепианода уйный, хорда җырлый, зур сәхнәләрдә чыгыш ясый. Мода мәктәбенә дә йөри әле. Самира 3нче сыйныфта укый, ул да җырлый, спорт белән шөгыльләнә, бассейнда йөзәргә ярата. Алар (Алмаз, Жасмин һәм Самира)  трио форматында да чыгыш ясыйлар, конкурс-бәйгеләрдә катнашалар. Камилла сентябрьдә 1нче сыйныфка барачак. Ул да инде мода театрына йөри, балет белән кызыксына.

– Ә интернет, телевизор?

– Безнең өйдә алар берсе дә актуаль түгел. Әтиләре куйган тәртип шундый!

– Альбина ханым, Камил, Алмаз, Жасмина, Самира, Камиллага кушылып, без дә сезне бәйрәм белән тәбриклибез!

Әңгәмәдәш: Гөлинә Гусамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев