Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Газетабызның яңа 49нчы санында Чаллы кызы Ильвина Вәлиева

Ильвина Вәлиева: «Кышны яратам, тик уйнарга вакыт юк!»

Урам­да рә­хәт, ке­рә­се дә кил­ми. Ме­нә Чал­лы кы­зы Иль­ви­на да шу­лай ди. «Кер­ми­чә дә бул­мый, – дип өс­ти ул, – чөн­ки эш күп». Һәм эш-шө­гыль­лә­рен са­нап ки­тә. Га­дә­ти мәк­тәп­тән тыш, сән­гать мәк­тә­бе­нә йө­рү дә кер­тел­гән аның бик тә ты­гыз көн­дә­лек ре­жи­мы­на, те­атр тү­гә­рә­ге дә, инг­лиз те­ле мәк­тә­бе дә.  Ан­на­ры ин­де исәп­сез күп бәй­ге-фес­ти­валь­ләр­гә әзер­лә­нер­гә һәм, һич­шик­сез, җи­ңәр­гә ки­рәк бу­ла. Бы­ел­гы җи­ңү­лә­рен ге­нә са­на­сак та – «Чул­ман тур­га­е» ачык рос­си­я­кү­ләм во­кал фес­ти­валь кон­кур­сын­да, «З­везд­ная осень» яшь баш­ка­ру­чы­лар­ның рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фес­ти­валь кон­кур­сын­да во­кал со­ло но­ми­на­ци­я­сен­дә 2нче дә­рә­җә лау­ре­ат исем­нә­ре ал­ган,  «Ра­ду­га» фор­те­пи­а­но му­зы­ка­сы ре­ги­о­наль бәй­ге­сен­дә 40 ке­ше ара­сын­да 3нче урын алу­га иреш­кән. Әле ме­нә яңа уз­ган шә­һәр­кү­ләм «Та­тар кы­зы» бәй­ге­сен­дә дә җи­ңү яу­ла­ган. Һәм та­гын бер яңа­лы­гы – Иль­ви­на та­тар­ча ши­гырь­ләр яза баш­ла­ган! Алар ин­де «Кө­меш кың­гы­рау»­да ба­сы­лып та чык­ты. Кыс­ка­сы, без Иль­ви­на бе­лән күб­рәк сәх­нә һәм ши­гырь ту­рын­да сөй­ләш­тек.

– Иль­ви­на, «Та­тар кы­зы»н­да фи­нал­га чы­гу – зур җи­ңү ин­де. Нин­ди һө­нәр күр­сәт­тең?

– «Ә­би­ем әки­ят­лә­ре» җы­рын баш­кар­дым. Эль­ми­ра Шә­ри­фул­ли­на сүз­лә­ре, Ви­та­лий Ага­пов му­зы­ка­сы.

– О! Ми­нем иң ярат­кан җыр бул­ган бу! Кау­ша­ма­дың­мы, сүз­лә­рен оныт­ма­дың­мы соң?

– Әз­рәк кау­ша­дым, тик ба­ры­бер җыр­лап чык­тым. Һәм фи­нал­га үт­тем.

(дә­ва­мы 4нче бит­тә)

 

Иль­ви­на Вә­ли­е­ва: «Кыш­ны яра­там, тик уй­нар­га ва­кыт юк!»

– Сәх­нә­дә кау­шап кит­сәң, үзең­не кул­га алу, ты­ныч­ла­ну өчен ниш­ләр­гә ки­рәк икән? Си­нең үз ме­то­ди­каң бар­дыр ин­де?

– Әйе. Мин өч тап­кыр ти­рән итеп су­лыш алам.

– Кем өй­рәт­те?

– Үзем уй­лап тап­тым.

– Ә «Та­тар кы­зы»­на кем әзер­лә­де си­не?

– Мин укый тор­ган 42нче мәк­тәп­нең та­тар те­ле һәм әдә­би­я­ты укы­ту­чы­сы Ли­лия апа Әми­ро­ва. Ул тәкъ­дим ит­кәч, баш­та кур­кып кал­дым. Ан­на­ры ри­за­лаш­тым. Ли­лия апа ши­гырь­ләр язар­га да өй­рә­тә без­не. Ши­гырь­лә­рем «Кө­меш кың­гы­рау»­да да ба­сы­лып чык­ты. Та­гын яза­сы ки­леп кит­те.

–  Авыр­мы соң ши­гырь язу?

– Юк. Риф­ма­ны гы­на ту­ры ки­те­рер­гә ки­рәк. Яз­гач, иҗек­лә­рен са­нап чы­га­сың ин­де: бе­рен­че юл­да­гы иҗек­ләр са­ны бе­лән өчен­че юл­да­гы иҗек­ләр са­ны ту­ры кил­сә...

– Иль­ви­на, син әле фор­тепиа­но­да уй­нап та, җи­ңү яу­ла­ган­сың бит. Ә нә­фис сүз бәй­ге­лә­рен­дә җи­ңү­лә­рең­не са­нап та бе­те­реп бул­мас­тыр. Фор­тепиа­но, җыр, нә­фис сүз, те­атр тү­гә­рә­ге...

– Сү­зе­гез­не бүл­де­реп, укы­ту­чы апа­ла­ры­ма рәх­мәт әй­тим әле. Соң­гы бәй­ге­дә җи­ңү­ем өчен Ли­лия Флүсовнага. Ан­на­ры 3нче сән­гать мәк­тә­бе укы­ту­чы­ла­ры Гү­зә­лия На­и­лев­на, Ма­ри­на Анд­ре­ев­на­лар­га, фор­тепиа­но укы­ту­чы­сы Ка­ми­лә Кә­ри­мов­на­га, те­атр тү­гә­рә­ген алып ба­ру­чы Хәм­дия Габделхаковнага. Аның бе­лән күп­тән тү­гел «Кә­җә бе­лән са­рык» спек­так­лен куй­дык без. Ак­тер бу­лу да оша­ды!

–  Ә кай­сы шө­гы­лең кү­ңе­ле­ңә якын­рак си­нең?

– Җыр.

– Та­тар­ча җыр­лар­га яра­та­сың­мы, рус­ча­мы?

– Та­тар­ча, бил­ге­ле. Мин та­тар те­ле дә­ре­сен дә яра­там, та­тар­ча сөй­лә­шер­гә дә  яра­там.

– Сый­ны­фы­гыз­да сөй­лә­шә­сез­ме соң?

– Са­ми­ра, Ра­ли­на һәм мин – өче­без сөй­лә­шә­без. Баш­ка­лар бик әй­бәт бел­ми шул. Алар бел­мә­гәч, чи­тен...

Блиц-со­раш­ты­ру:

– Шә­һәр­ме, авыл­мы?

– Шә­һәр!

– Кыш­мы, җәй­ме?

– Җәй.

– Му­са Җә­лил кем ул?

– Ша­гыйрь. Ми­нем «Са­лют си­ңа, Му­са Җә­лил!» дип җыр­ла­га­ным да бар әле.

– Та­тар те­ле­ме, рус те­ле­ме?

– Та­тар те­ле.

– Ма­те­ма­ти­ка­мы, әдә­би­ят­мы?

– Әдә­би­ят.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев