Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Га­сыр ли­де­ры

Чал­лы шә­һә­ре­нең 43нче мәк­тә­бен­нән Ай­сы­лу ди­гән бу сөй­кем­ле кы­зы­быз – «Га­сыр ли­де­ры» бө­тен­рос­сия бәй­ге­се­нең шә­һәр эта­бы җи­ңү­че­се!

Бәй­ге­дә «Бер та­ма­ша­чы те­ат­ры» со­ци­аль про­ек­ты (авы­ру ба­ла­лар өчен те­атр ку­ю­ны күз­дә то­та) бе­лән кат­наш­кан ул. «За­ман» яшь­ләр үзә­ген­дә­ге «Си­нең ба­ла­ча­гың ини­ци­а­тор­ла­ры» оеш­ма­сын­да әй­да­ман бул­ган кыз 10нчы сый­ныф­та укый.

Мак­сат­чан һәм үз-үзе­нә та­ләп­чән Ай­сы­лу. Ин­де ки­лә­чә­ген те­атр-ки­но сән­га­те бе­лән бәй­лә­я­чә­ген дә бе­лә: яңа­рак кы­на Мәс­кәү­дән – ГИ­ТИС­ның Ачык ишек­ләр кө­нен­нән кай­тып төш­кән.

Ги­та­ра­да уй­ный, җыр­лый, бии! Га­җә­еп ма­тур дик­ция бе­лән ши­гырь­ләр укый! Бик күп та­тар ша­гыйрь­лә­ре­нең ши­гырь­лә­рен ят­тан бе­лә. Ел са­ен Ту­кай һәй­кә­ле янын­да ши­гырь уку­чы­лар ара­сын­да Ай­сы­лу!

Ту­кай­ның туу­ы­на 132 ел ту­лу­га ба­гыш­лан­ган Бө­тен­рә­сәй «Нә­фис сүз ос­та­сы» бәй­ге­сен­дә при­зер, «Га­сыр­лар кай­та­ва­зы» ачык ре­ги­он­кү­ләм эз­лә­нү эш­лә­ре бәй­ге­сен­дә I дә­рә­җә дип­лом, «Кы­зыл төл­ке» II ачык Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм фес­ти­валь-бәй­ге­сен­дә II дә­рә­җә лау­ре­ат, «Бә­хет йол­ды­зы» IV ачык ре­ги­он­кү­ләм фес­ти­валь-бәй­ге­дә I дә­рә­җә дип­лом алу­га иреш­кән. Бо­лар – уңыш­ла­ры­ның бик азы гы­на әле. «Ар­тек»­та да бу­лып кайт­кан ул, «Че­мо­дан» ла­ге­рен­да әй­да­ман да бул­ган...

Уңыш­ка ире­шү­нең юл­ла­рын да бе­лә Ай­сы­лу Гыйль­ме­ха­но­ва: та­би­гать­тән би­рел­гән сә­ләт, мак­сат һәм әл­бәт­тә, ты­рыш­лык! Уңыш­лар си­ңа, дус­ты­быз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лидер ЯҢА САН