Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Данил Гаянов: «Җәлил укулары»нда 2нче урын алдым!»

Беренче биттә Чаллының 42нче мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы Данил Гаянов. Бу сөйкемле егет, «Җәлил укулары» конкурсында катнашып, шәһәр күләмендә 2нче урынга лаек булды!

Бик матур, хисле итеп  сөйли шул ул шигырьне! Беркөнне Чаллының 42нче мәктәбенә очрашуга баргач, үзебез дә күреп кайттык.

– Ә бәйгедә нинди шигырь башкарган идең, Данил? – дип кызыксындык Данилга мактау сүзләре яудыргач.

– Муса Җәлилнең «Уен» шигырен сөйләдем. Шигырь сөйләргә яратам мин!

– Тагын нинди яраткан шөгыльләрең бар?

– Футбол уйнарга да яратам.

– Футбол түгәрәгенә йөрисең, димәк? Син командада кем соң? Капкачымы, һөҗүм итүчеме, сакчымы?

–  Сакчы!

– Мәктәптә кайсы фәннәрне яратып укыйсың?

– Татар телен, инглиз телен. Һәм...

– Математиканы?

Юк, аны әз генә.  

– Ә физкультураны?

– Бик тә яратам!

Тагын нинди спорт төрләре белән шөгыльләнер идең?

– Каратэ, йөзү... Каратэ – әле хыялда гына, ә бассейнга йөрим.

Олимпия уеннарын телевизордан карап бардыңмы соң?

– Әйе.

Фигуралы шуунымы, хоккейнымы?

– Хоккейны... Аннары... чаңгыны да, – дип тыйнак кына елмайды Данил.

Тыйнаклыгы беләнме, ихласлыгы беләнме күңелгә хуш килде инде ул безнең. Барлык хыялларың да тормышка ашсын, Данил!

Әңгәмәдәш: Ләйлә Мирзаһитова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев