Көмеш кыңгырау

Баянчының җәйге ялы

Га­зе­та­быз­ның бү­ген­ге ге­рое – Та­һир Гый­лем­ха­нов. Го­му­мән шәп егет ул. Әл­лә күп­ме кы­зык­сы­ну­ла­ры, шө­гыль­лә­ре бар аның. Ә без аны ба­ян­чы егет бу­ла­рак бе­лә­без.

Та­һир Чал­лы­да­гы 6нчы му­зы­ка мәк­тә­бен­дә шө­гыль­лә­нә. Ба­ян­га ин­де 7 ел йө­ри. Ул бик күп кон­курс­лар­да кат­на­ша, кон­церт­лар­да чы­гыш ясый.  Мә­сә­лән бы­ел ул «Ур­сал тау­да» ди­гән рос­си­я­кү­ләм кон­кур­са бе­рен­че дә­рә­җә лау­ре­ат исе­ме­нә ла­ек бул­ды. Шу­лай ук «Русс­кая па­лит­ра» ди­гән V бө­тен­рос­сия кон­кур­сын­да да җи­ңү яу­ла­ды. Са­ный кит­сәң, аның җи­ңү­лә­ре­нең, дип­лом­на­ры­ның очы­на да чы­гып бул­мас.

Ба­ян­нан тыш Та­һир ск­рип­ка, фор­те­пи­а­на­да да уй­нар­га өй­рә­нә. 5 ел шах­мат­ка да йөр­гән, дзю­до бе­лән дә ма­вык­кан. Ак­тив, сә­ләт­ле бул­ган өчен бы­ел Та­һир­га диң­гез янын­да­гы ла­герь­да ял итәр­гә юл­ла­ма да бир­гән­нәр. Ял­дан кайт­кач, без аның бе­лән кү­ре­шеп ал­дык.

– Сә­лам, Та­һир, ни­чек диң­гез, ни­чек ял­лар?

– Сә­лам. Ял шәп ин­де ул. 18 көн буе Крас­но­дар өл­кә­сен­дә­ге Шеп­си по­се­ло­гын­да «Ю­би­лей­ный» ла­ге­рын­да бул­дым. Бы­ел бе­рен­че тап­кыр ла­герь­га бар­дым, бе­рен­че тап­кыр диң­гез күр­дем.  Бе­рен­че көн­нәр­дә сал­кын­ча иде, шу­ңа ко­ен­ма­дык, аяк­лар­ны гы­на чы­ла­тып йөр­дек. Ме­ду­за­лар тот­тык, таш­лар җый­дык. Ан­на­ры ин­де, көн­нәр җы­лыт­кач, су ке­рер­гә рөх­сәт ител­де. Ир­тән то­ра­быз за­ряд­как ясый­быз, ир­тән­ге аш­ны ашый­быз да диң­гез­гә йө­ге­рә­без. Бик тиз уз­ды көн­нәр. Ял җи­теп тә бет­мә­де ке­бек.

– Шәп. Җәй кө­не ба­ян­нан да ял итеп то­ра­сың­мы?

– Диң­гез­гә ба­ян алып бар­ма­дым ин­де (кө­лә). Ла­герь­дан кайт­тым да бер­ни­чә көн­нән соң Суз­даль­га кит­тем. Ме­нә ан­да ба­ян­сыз бул­мый. Мин бит «Но­вые име­на» фон­ды­ның сти­пен­ди­а­ты бул­дым. Шу­ңа Суз­даль шә­һә­рен­дә­ге Ха­лы­ка­ра җәй­ге иҗат мәк­тә­бе­нә ча­кы­ру ал­дым. Мон­да рос­си­я­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән, якын һәм ерак чит ил­ләр­дән сә­ләт­ле ба­ла­лар кил­де­ләр. Яшь му­зы­кант­лар, ша­гыйрь­ләр, рәс­сам­нар...  25нче июн­нән 7 июль­гә ка­дәр та­ныл­ган ке­ше­ләр­дән мас­тер класс­лар ал­дык, уку­лар­да кат­наш­тык. Суз­даль­да бик оша­ды. Көн дә кы­зык­лы ча­ра­лар бул­ды: укы­ту­чы бе­лән дә­рес­ләр, экс­кур­си­я­ләр,  ре­пе­ти­ци­я­ләр, кон­церт­лар, бас­сейн­да су ке­рү­ләр, атт­рак­ци­он­нар­да аты­ну. Ба­ры­сы да бик оша­ды.

–    Си­нең укы­ту­чың кем бул­ды?

– О-о. Ми­ңа Гне­син­нар исе­мен­дә­ге Рос­си­я­нең му­зы­ка ака­де­ми­я­се укы­ту­чы­сы, Ко­роль ака­де­ми­я­се (Лон­дон) ма­гист­ры Ио­сиф Пу­риц Ио­сиф улын­нан дә­рес­ләр алыр­га на­сыйп бул­ды,

– Мин си­не шак­ка­тып тың­лыйм. Әле җәй­нең ур­та­сы гы­на, син ин­де әл­лә кай­лар­да бул­ган­сың. Фай­да­лы ял итә­сең. Әй­дә җәй­гә ка­дәр­ле ва­кыт­ка әй­лә­неп кай­тыйк әле. Кай­сы мәк­тәп­тә укый­сың, нин­ди бил­ге­ләр­гә? Буш ва­кы­тың­да ни­ләр эш­ләр­гә ярат­сың?

– Мин Чал­лы­да­гы 35нче мәк­тәп­тә укыйм. От­лич­ник. Бы­ел 6нчы сый­ныф­ны тә­мам­ла­дым. Буш ва­кыт­та компь­ю­тер уен­на­ры уй­ныйм, ки­тап­лар укыйм. Ми­ңа ма­җа­ра­лы әсәр­ләр ошый. Ә күп­че­лек оч­рак­та, мәк­тәп­тән кайт­кач, дә­рес­ләр әзер­лә­гәч, мин ба­ян­да уй­ныйм. 8шәр сә­гать уй­нап утыр­ган бул­ды.

– Күр­ше­лә­ре­гез­гә кон­церт­лар ку­я­сың ди­мәк.

– Әйе, алар ми­не бе­лә­ләр ин­де. Бер як­та­гы күр­ше­без, ба­ян­да уй­ный баш­ла­гач, те­ле­ви­зор ку­шып куя. Икен­че як­та­гы­лар уй­на­га­ным­ны яра­та ке­бек. Өй­рән­де­ләр ин­де (ел­ма­я). Бы­ел өрь-яңа ба­ян­га за­каз бир­дек, яңа уку елын­да ап-ак ба­я­ным бу­ла­чак.

– Кот­лыйм.  Диң­гез­дә ял ит­тең, Суз­даль­да уку­да бул­дың. Ал­га та­ба нин­ди план­нар?

– Ял. Баш­ки­ри­я­гә әби­ем­нәр­гә кай­там.

– Рәх­мәт Та­һир бик кы­зык­лы әң­гә­мә бул­ды бу. Уңыш­лар си­ңа.

– Үзе­гез­гә рәх­мәт. Шу­лай ук га­зе­та аша ба­ян укы­ту­чы­сы Еле­на Ло­ба­но­ва­га, һәм га­и­лә­мә рәх­мәт­ләр әй­тәм.

Әңгәмәдәш - Ай Кызы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: