Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Азамат Забихуллин: «Кырмыскалар да нәкъ кешеләр кебек...»

Газетабызның яңа саны дөнья күрде. Беренче биттә - Чаллының 54нче гимназиясенең 4нче сыйныфы укучысы Азамат Забихуллин.

Кемнеңдер өендә яраткан эте, кемнеңдер – песие бар. Һәртөрле кошлар, тычканнар, балыклар, тагын әллә ниләр асраучылар бар безнең арада. Ә менә Чаллының 54нче гимназиянең 4нче сыйныф укучысы Азамат Забихуллин кырмыскалар белән кызыксына икән. Ул инде кырмыскалар турында әллә никадәр мәгълүмат туплап өлгергән. Шулхәтле тәмләп, иркенләп сөйли ул алар турында!

– Кырмыскалар җәмгыять төзелеше буенча кешегә иң якын торучы җан ияләре, – ди. – Дөрес, аларның ишетү сәләте юк, шуңа күрә алар вибрациягә реакция ясый. Ә менә әниләренең җир астында инфракызыл нурларны күрү сәләте бар. Шулай ук эшче кырмыскалар арасында  караңгыда күрү мөмкинлеге булган төрләре дә күп.

– Карале, Азамат, ни өчен нәкъ менә кырмыскалар кызыксындырды икән сине?  

– Бервакыт җәй көне ютубта кырмыскалар турында видео карадым. Алар миңа шундый ошады. Тагын да күбрәк беләсем килеп, әнигә кырмыскалар сатып алырга куштым.

– Шәһәр фатирында кайда һәм ничек саклыйсың инде син кырмыскаларны?

– Бүлмәмдә кырмыскалар өчен аерым корылма бар. Икенче төрле формикарий – кырмыска оясы дип атала ул.

– Бүгенге көндә ничәләп кырмыскаң бар?

– 50 тирәсе.

– Ә нәрсәләр белән туклана соң алар?

– Мин кырмыскаларыма төрле ярмалар, аксым, пешкән ит һәм йомырка ашатам.

– Кырмыскалар кешеләргә охшаган, дидең. Кай яклары белән?

– Алар да кешеләр кебек тырыш, максатчан.

– Кырмыскаларның кешеләргә файдасы бармы икән?

– Бар. Мәсәлән, җирән урман кырмыскалары үсемлекләрдә булган паразитларны ашый  һәм аларны үлемнән коткара.

– Киләчәктә кем булырга хыялланасың соң?

– Энтомолог булырга телим. Кырмыскаларның, төрле бөҗәкләрнең төзелешен өйрәнәсем килә.

Блиц сораштыру:

– Кырмыскалар синең өчен...

– Дус, хобби.

– Яратып укый торган фәнең?

– Математика.

– Мәктәп синең өчен нәрсә?

– Дуслар белән очрашу урыны.

– Кышмы, җәйме?

– Җәй, чөнки Сабантуйны бик яратам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев