Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Азалия Хәйбуллина: «Иң гажәпләндергәне: зур порцияләр һәм бакалар»

Азалия безне үзенең харизмасы белән җәлеп итте. Инде менә 3 ел ул безнең актив хәбәрчебез.

Белешмә:
Исеме — Азалия Хәйбуллина
Яше — 14
Яши — Тукай районы, Калмаш авылы
Сыйныфы — быел 8гә бара
Йорт хайваны — Марта кушаматлы эт.
Фобиясе — биеклек.


Азалия безне үзенең харизмасы белән җәлеп итте. Инде менә 3 ел ул безнең актив хәбәрчебез. Үзе катнашкан бәйгеләр, сәяхәтләре турында язып кына тора. Әйдәгез, сезне дә аның белән якыннанрак таныштырыйк әле. 

— Сәлам, Азалия, каникулларың ничек үтә?
— Шәп! Менә күптән түгел сәяхәттән кайттык. Без машина белән Дагестанга бардык. Анда бик матур шәһәрләр күрдек. Дагестан бик матур икән, ул таулар, елгалар... Кызыклы экскурсияләрдә булдык. Мәгарәләргә дә кердек. 150 метр биеклектәге җәяүлеләр күпереннән уздым. 

— Охо! Курыкмадыңмы?
— Курыктым. Мин биеклектән куркам бит. Әни: «Син чабып кына чыктың бит, кызым», — диде. Ике якка тотындым да, күземне йомып «йөгереп» кенә чыктым. Аска карамадым. Чыккач бераз елап алдам, әни күперне узганда да бик борчылган идем. Мин шундый нечкә күңелле инде. Шулай итеп мин куркуымны җиңдем, дисәм дә була. Аннары телефон тоттым да блог төшереп йөрдем үземчә.

— Сәяхәттә иң-иң ошаганы нәрсә булды икән?
— Барысы да ошады инде. Андагы табигатьне әйтеп аңлатып булмый. Әкияттәге кебек. Без бит әле Чечня республикасына да бардык. Бер көн Грозный шәһәрендә кундык. Без барганда яңгыр тамчылый башлаган иде. Куркып тормадык, зонтиклар тоттык та, Грозный буйлап киттек. Рамзан Кадыров салдырган «Ана йөрәге» дигән мәчетне күрдек. Бик ошады ул миңа. Кадыров аны әнисе хөрмәтенә салдырган. Кич «Күккә баскыч» дигән матур урынга бардык.

Шулай ук Дагестандагы Дербент шәһәре истә калды. Без анда бик борынгы манарада булдык. Ә бер экскурсиядә иң зур самолетны карарга бардык. Аны «Лунь» дип атыйлар. Бу — самолет-корабль. Ул шундый зур. Күрсәгез шаккатасыз. «Лунь» уникаль һава судносы, дөньяда андый икенче очкыч юк.

Шулай ук без Астрахань, Волгоград шәһәрләрендә дә тукталдык. Волгоградтагы «Ватан-ана чакыра!» һәйкәле һәм мемориаль комплексы мине әсир итте. Ул шул кадәр зур икән. Мин хәзер дә аның масштабларыннан шок хәлендә әле. Скульптура Гиннессның рекордлар китабына ул вакытта дөньяда иң зур скульптура-статуя буларак кертелгән. Аның биеклеге 85 метр.

— Туристлар өчен бу илләрдә аерым кагыйдәләр бармы? 
— Бар. Анда тәнне, гәүдәне күрсәтеп йөрергә ярамый. Итәк тездән түбәнрәк булырга тиеш, изү ачык булмасын, беләкләр күренмәсен. Без озын велосипедкалар һәм оверсайз футболкалар кидек. 

— Иң-иң гаҗәпләндергәне ни булды?
— Зур порцияләр һәм бакалар. Нинди кафега керсәң дә порцияләре шундый зур иде, тау-тау өеп бирәләр. Бездә песиләр, этләр күп булса, анда бакалар. Кая карама шулар. Беренче тапкыр креветкаларның личинкаларын күрдек. Алар дулкын белән яр буена чыгалар да, сикереп-сикереп кире китәләр. Кызык шундый. Без аларны тотып та карадык.

— Шәп ял иткәнсең, кыскасы. Ә хәзер көннәрең ничек үтә?
— Дусларымны бик нык сагындым. Алар да мине сагынганнар. Кайткач, килеп кочаклап алдылар. Син шулай каралгансың, матурайгансың диделәр. Көннең беренче яртысында мин өйдә эшләр эшлим, энем белән булам. Кичкә дуслар белән урамга чыгам. Безнең сөйләшер сүзләр бетми. 

— Без сине бәйгеләрдә актив катнашучы буларак та беләбез. 
— Җәй көне ял иттем. Уку вакытында катнашам, әлбәттә. Мин үзем сәхнәне бик яратам, бәйгеләрне дә көтеп алам. «Созвездие-Йолдызлык» кокурсында катнашырга яратам. Мин анда иң якын дустым Зәринә Салихова белән катнашам. Без аның белән балалар бакчасыннан ук бергә. Бер сыйныфта укыйбыз. Быел без бу бәйгедә 3нче урын алдык. Без Зәринә белән мәктәпнең иң актив укучылары дисәм дә дөрес булыр. 
Безне гел алып баручылар буларак чакыралар. Мәктәптә нинди генә чара булмасын гел, Азалия, Зәринә дип кенә торалар. Минем 80нән артык грамота җыелды. 2 статуэткам бар. "Көмеш кыңгырау"да мин яңа дуслар таптым. Бигрәк тә Фирүзә ибраһимова белән дуслаштым. Без телефоннан аралашып торабыз. Нинди темага язарга микән дип фикерләшәбез. 

— Мәктәпкә әзерләнәсеңме?
— Мин мәктәпкә мораль яктан да физик яктан да әзер. Әнием белән икенче атнага мәктәпкә әйберләр алырга барырбыз. Бу ел авыррак булыр дип уйлыйм. Химия дә керә башлый бит. Кызыграк та булыр кебек, классыбызгы яңа укучылар да килә. Мәктәпкә баручыларга сабырлык телим. Тырышып укыгыз. Бигрәк тә 8гә, 9га баручылар.

Иң яраткан дәресем — биология. Киләчәктә стоматолог буласым килә. Тешләрегез белән проблемалар килеп чыкса, миңа килерсез.

Әңгәмәдәш - Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев