Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Атнага ике тапкыр театрга барабыз (35нче сан)

Беренче биттә - Альбина Исламова, Әмирә Мәрданшина, Элина Ибраһимова, Камил Муллиев.

«Балык һәм шоколад» кына түгел

Фотодагы балалар төрле яшьтә, төрле мәктәпләрдә укыйлар. Әмма аларны «Балык һәм шоколад»  берләштерә. Дөресрәге театр студиясе. Чаллыдагы Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрында балалар өчен театр студиясе эшли. Театр телендә әйтсәк, студия быел икенче сезонын ачып җибәрде. Узган ел монда өч төркемдә шөгыльләнгәннәр. Зурлар төркеме сезон ябылуга «Балык һәм шоколад» спектаклен куйган. Быел да укучылар сәхнәне сагынып килгәннәр. Без дә аларның беренче дәресләренә кердек әле. Булачак актерларны ничек укыталар икән? Кызык бит.

Зурлар төркемендә сәхнә теле дәресе бара иде. Укытучылары шушы  театр артисты – Миләүшә Имамова. Килеп кергәндә укучылар ярым түгәрәк ясап идәнгә утырганнар. Алар җәйге яллары турында сөйләшәләр иде. Аннан узган елгы тизәйткечләрне искә алдылар, сүзләрдәге басым өстендә эшләделәр.

Зурлар төркеменә 13яшьтән 18 яшькә кадәрле балалар йөри. Араларында 7нче, 9нчы класс укучылары һәм  студентлар да бар. Студиядә атнага 2 тапкыр шөгыльләнәләр. Көнгә 2 дәрес керә.

Шушы ук көнне уртанчы төркемнең дә дәресләре бара иде. Аларда – актерлык осталыгы. Укытучылары – шулай ук театр артисты Раушания Тагирова. Дәрес башланганчы алар белән аралашып алдык әле.

«Киләчәктә нинди роль уйнар идегез?» – дигән сорау аларны бигрәк тә җанландырып җибәрде.

Ислам Габдрахманов ( 39нчы мәктәп): 

– Мин берәр бандитны уйнар идем.

Аделя Хабибуллина (39нчы мәктәп):

– Ә минем биюче булып уйныйсы килә.

Әминә Габдуллина (57нче гимназия):

– Усал принцесса булып!

Алия Харисова (39нчы мәктәп):

– Берәр матур кыз булып уйныйсы килә. Тәртипле.

Кызык бит, әйеме? Образлар әзер, сценарий гына язасы кала инде.

Актер осталыгы һәм сәхнә теле дәресләреннән тыш, балалар сәхнә хәрәкәтенә дә өйрәнәләр. Бу дәресне татар драма театры артисты – Фердинант Насретдинов алып бара.

Бу балаларга чын мәгънәсендә кызыгып кайттык әле. Театр артистлары уйный торган залларда, репетиция бүлмәләрендә әзерләнәләр.  Танылган артистлардан дәресләр алалар. Шәп бит!  «Көмеш кыңгырау» бу яшь артистларга уңышлар теләп кала.

Театр студиясе җитәкчесе, режиссер  Алсу Хазанова:

– Укучыларны кастинглар аша сайлап алдык. Аларга бик ошый. Барысы да дуслашып беттеләр. Узган сезонда зурлар төркеме куйган «Балык белән шоколад» спектаклен тамашачы яратып кабул итте. Аны яшь артистар театрның кече залында уйнадылар. Бу пьесаның авторы Полина Бородина. Аны татарчага театрыбыз артисты Миләүшә Имамова тәрҗемә итте. Шушы спектакль белән фестивальләрдә, конкурсларда да чыгыш ясарга исәп бар. Төп рольләрнең берсен уйнаучы егетебез генә Казанга укырга керде.

Быел уртанчы төркем белән хәрәкәт, пластика спектакльләре куярга планлаштырабыз. Шулай ук театрда булачак спектальләргә студия балаларын җәлеп итү дә күздә тотыла.

Ай Кызы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев