Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Ассэль Сәлахова: «Мин Айга очар идем!»

«Көмеш кыңгырау»ның 22нче саны. беренче биттә – блогер һәм модель Ассэль Сәлахова.

Сәлам, дуслар! Ни хәлләрдә сез? Җәйге назлы җилләрдә рәхәтләнеп иркәләндегезме әле? Сез беләсезме, кояш балкыганда да, йолдызлар сүнми. Казанның 108нче мәктәбендә 4нче сыйныфта укучы Ассэль Сәлахова моңа дәлил. Ул — блогер, җырчы, актриса һәм...

Калганын әлеге искиткеч талантлы кыз белән әңгәмәдә укырсыз. 


— Казан йолдызына кайнар сәлам! Ассэль, мин сине блогер буларак әллә кайчаннан беләм һәм миңа шунсы кызык: син үзеңнең блогыңны кайчаннан бирле алып барасың икән?


— Мин аны танылган блогерлар киңәше буенча «Әти һәм кыз» рубрикасы белән башлап җибәргән идем. Һәм менә быел, Аллага шөкер, аңа да 4 ел булды. Шулай ук минем «Лайки» социаль челтәрендә дә бүген 240 000 яраткан язылучым бар. 


— Бусы булды блог. Ә син бит әле фотомодель дә! Анысы ничегрәк башланып китте? 


— 5 яшьтә дус кызым белән безне әниләр «Мисс Татарстана» мәктәбенә алып барган иделәр. Шунда миңа модель булу ошап китте. Аннан соң мин «Little Top Model-2019» бәйгесендә гран-при оттым! Бүләккә айпад иде. Шул көнне барысы да башланып китте дә инде.


— Син блогыңда кастингка бардым дип әйткән идең. Сер булмаса, сөйләп кит әле шул турыда, Ассэль. 


— 3-8 яшьлек балаларга математика фәнен өйрәнү өчен кушымта-платформа чыгару планлаштырыла. Һәм мин әлеге кушымтадагы геройның, Алиса сыман, тавышын яздыру вазифасын башкарачакмын. 


— Төшкә кадәр уку, шуннан вокал, флейта дәресләре, блог та алып барасың... Син ничек барсына да өлгерәсең соң?


— Тәүлектә 25 сәгать булса, әйбәт булыр иде! 


— Кем матуррак елмая, шуңа «5»ле куялар, диләр. Ә син, белгәнемчә, бары тик «яхшы» билгеләргә генә укыйсың...

— Әйе, мин менә 3нче ел уку алдынгысы. Ә укытучыларга килгәндә, алар иң беренче очракта белемеңә карап билге куя. Әмма, сер итеп кенә әйтәм, харизма да мөһим роль уйный!

Блиц сораштыру:
— Иң яраткан дәресең?
— Рус теле.

— Син әти кызымы, әллә әни кызымы?
— Әти кызы.

— Кайсы планетага очар идең?
— Айга!

— Кумирың?
— Полина Гагарина.

— Иң зур хыялың?
— Көчек сатып алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев