Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Яңа сан

Әмир көн дә бер шигырь яза! (33нче сан)

«Кө­меш кың­гы­рау» үзе­нең өр-яңа про­ек­ты­на старт би­рә. «Көт­те­гез­ме? Без кил­дек!» дип ата­дык без аны. Про­ект кы­са­ла­рын­да сез­не та­лант­лы, үзен­чә­лек­ле ма­лай­лар-кыз­лар һәм алар яшә­гән кы­зык­лы дөнья бе­лән та­ныш­ты­рыр­га ни­ят­ли­без.

Бү­ген­ге ге­ро­е­быз – Ма­ма­дыш ра­йо­ны Ке­че Кир­мән авы­лын­да яшәп иҗат итү­че яшь ша­гыйрь, без­нең да­и­ми хә­бәр­че­без Әмир Фәр­хул­лин. Ни өчен нәкъ ме­нә Әмир­дән баш­лый­быз­мы? Чөн­ки ма­тур­лап (һәм, бил­ге­ле,  чүт ке­нә арт­ты­рып) әйт­кән­дә, көн ту­са бер ши­гырь яза ул. Бу ара­да про­за бе­лән дә ма­вы­гып кит­те әле Әмир – Кө­меш кың­гы­рау­да һәм га­зе­та­ның рәс­ми сай­тын­да аның ин­де бер­ни­чә юмо­рис­тик хи­кә­я­лә­ре дөнья күр­де.

Кыс­ка­сы, без – га­зе­та кол­лек­ти­вы бү­ген Ма­ма­дыш ра­йо­ны Ке­че Кир­мән авы­лы­на юл тот­тык. 

Ша­гыйрь ге­нә тү­гел, гар­мун­чы да?

Кир­мән авы­лы тау­лар­га-кал­ку­лык­лар­га бай икән. Авыл үзе шул кал­ку­лык­лар итә­ге­нә ышык­ла­нып утыр­ган сы­ман. Яшел­лек тә күп. Авыл­ның бер өле­ше­нә ас­фальт юл кил­гән, ан­на­ры таш юл. Кап­ка тө­бе са­ен та­вык, кош-корт. Без – ки­чә­ге авыл ба­ла­ла­ры­ның кү­ңе­лен бик тә неч­кәр­тә тор­ган үтә та­ныш кү­ре­неш­ләр ин­де бу.

Фәр­хул­лин­нар без­не урам­га ка­дәр чы­гып кар­шы ал­ды­лар. Дүр­тәү иде алар – йорт баш­лы­гы Ра­иф әфән­де, әни­лә­ре Зөл­фия ха­ным, Әмир һәм апа­сы Гө­ли­нә. Исән­лә­шеп, хәл бе­ле­шеп, өй­гә узу­га, та­гын сюрп­риз – Әмир ку­лы­на гар­мун ал­ды. Без бел­мә­гән һө­нәр­лә­ре дә бар икән бит әле аның! Аңа ку­рае бе­лән апа­сы Гө­ли­нә дә ки­леп ку­шыл­ды. «Пол­ный» ан­самбль! Та­тар ха­лык көй­лә­рен уй­нап күр­сәт­те­ләр алар. Та­гын бер уен ко­ра­лы – син­те­за­тор бе­лән дә кы­зык­сы­нып кит­кән әле Әмир. Без җыр тың­ла­ган ара­да, Зөл­фия ха­ным мул та­бын ар­ты­на ча­кыр­ды...

Уян­дың­мы, тор!

Та­бын ар­тын­да Фәр­хул­лин­нар га­и­лә­сен­дә яшәп кил­гән тәр­тип ка­гый­дә­ләр ту­рын­да сөй­лә­шә­без.

– Уян­ды­гыз­мы, урын өс­тен­дә ау­нап ва­кыт үт­кәр­мә­гез, то­рып эш­кә то­ты­ны­гыз, дип ки­ңәш би­рәм мин алар­га, ди әни­лә­ре. Ә эш җи­тәр­лек алар­да – мал-ту­ар­ла­ры да күп, бак­ча да хәй­ран зур игъ­ти­бар со­рый, ху­җа­лык­ны тәр­тип­тә то­ту да.

Эш ди­гән­нән, та­гын бер кы­зык прин­цип – әни­лә­ре алар­га өч эш тәкъ­дим итә дә, бер­сен сай­лап алу мөм­кин­ле­ге би­рә икән. Ягъ­ни, һич югы үзең­нең ярат­кан эшең­не эш­ли­сең. Әни­ең­нең дә кү­ңе­ле бу­ла, си­нең дә кә­еф шәп.

– Ачу­ла­ну тү­гел бит ин­де, – ди Әмир.

Ә аның иң ярат­кан эше – яшел­чә­ләр­гә су си­бү икән. Си­бә тор­гач (ә җы­лы җи­тәр­лек бы­ел!) Әмир үс­тер­гән кар­быз­лар ба­ла ба­шын­нан да зур­рак бул­ган.

Ил­һам кай­чан ки­лә?

Әмир, ми­нем иҗат итү уры­ны бу, дип,  без­не үзе­нең эш өс­тә­ле яны­на алып кил­де. Иҗат ди­гән­дә, ши­гырь-хи­кә­я­ләр­не ге­нә дә күз­дә тот­мый икән әле ул, рә­сем­нәр дә җи­тәр­лек би­ре­дә. Кыс­ка­сы, кы­зык­сы­ну­ла­ры чын­нан да күп аның.

Ә иҗат итәр өчен ил­һам­ны ка­ян ала­сың дип ша­яр­та­быз без. Әй­дә­гез, мин сез­не чиш­мә яны­на алып тө­шәм, ди Әмир. Һәм (тех­ни­ка за­ма­на­сы шул!) без шул ара­да Ба­кыр­чы чиш­мә­се­нә ки­леп тә җи­тә­без. Ни өчен Ба­кыр­чы дип атал­ган­мы? Бо­рын­гы кир­мән­ле­ләр би­ре­дән ба­кыр эз­лә­гән­нәр икән. Әм­ма ба­кыр уры­ны­на... чиш­мә тап­кан­нар. Һәм нәр­сә кы­зык – су­ның тө­се чын­нан да ба­кыр­ны хә­тер­ләт­кән. Сүз уңа­ен­нан – Кир­мән чиш­мә­ләр­гә ис­кит­кеч бай, ди­ләр. 70кә якын чиш­мә бар, имеш­тер, би­ре­дә. Ә Әмир­ләр­нең ярат­кан га­дә­те – алар апа­сы Гө­ли­нә бе­лән кич­лә­рен шу­шы чиш­мә буй­ла­рын әй­лә­неп кай­тыр­га яра­та­лар. Һәм үза­ра та­тар­ча гы­на тү­гел, инг­лиз­чә дә сөй­лә­шә­ләр. Мах­сус тел өй­рә­нер өчен! Өй­дә өчәү­ләп тә сөй­лә­шеп алыр­га мөм­кин­нәр – әни­лә­ре – Кир­мән мәк­тә­бен­дә инг­лиз те­ле укы­ту­чы­сы алар­ның. Әмир кай­бер ши­гырь­лә­рен инг­лиз те­лен­дә дә яза икән. Һа­ман да шул – тел­не ях­шы­рак өй­рә­нер өчен.

Ге­рой­лар тор­мыш­тан алын­ган

– Әмир­дә язу те­лә­ген бе­рен­че укы­ту­чы­сы Гөл­наз ха­ным уят­ты, – дип сөй­ли әни­се. – Бер­ва­кыт мәк­тәп­тән кай­тып кер­де дә, әни, мин дә язып ка­рыйм, ди­де ул.

Ан­на­ры, нә­сел-нә­сәп тә роль уй­на­мый кал­мый­дыр бу оч­рак­та – шу­шы авыл­дан чык­кан язу­чы Ри­нат Мө­хәм­мә­ди­ев бе­лән дә, ша­гыйрь-про­за­ик Ра­фаэль Га­зи­зов бе­лән дә кар­дәш­ләр икән алар.

– Әсәр­лә­рем­дә­ге ге­рой­лар ба­ры­сы да тор­мыш­тан алы­на, – дип сөй­ли Әмир, –  Бер­дән, алар­ны уй­лап та­бу кы­ен, икен­че­дән, тор­мыш­тан алын­ган бул­гач, су­рәт­лә­ве җи­ңел.

Әмир бы­ел 10нчы сый­ныф­ка Ур­та Кир­мән мәк­тә­бе­нә ба­ра­чак. Ал­да аны бик җа­вап­лы ике ел кө­тә – һө­нәр сай­лау ва­кы­ты.

– Хәл ит­мә­дең­ме әле? – дип со­рый­быз Әмир­дән.

– Әле­гә юк, – ди ул. Һәм ел­ма­еп өс­ти: – Ми­нем та­лант­лар күп бит. Укы­ту­чы һө­нә­ре дә ошый ми­ңа. Жур­на­лист та бу­ла­сым ки­лә. Прог­рам­мист та. Тик шу­ны­сын бе­ләм – кай­сын гы­на сай­ла­сам да, иҗат­тан ае­рыл­ма­я­чак­мын.

Гө­ли­нә Гу­са­мо­ва, Ри­зи­дә Га­сый­мо­ва.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев