Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Җәй көне дә хоккей уйный

«Көмеш кыңгырау»ның 30нчы саны. Беренче биттә – Мамадыш районы Кече Сон мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Рәсил Нигъмәтуллин.

Җәйләрегез ничек үтә, дуслар? Укудан, тренировка-бәйгеләрдән ял итеп буламы? Хәер, кемдер ял иткән вакытта, кайберәүләр тырышып-тырмашып яраткан шөгыленә чумгандыр. Рәсил кебек, мәсәлән. Мамадыш районы Кече Сон мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Рәсил Нигъмәтуллин өчен җәй ни, көз ни, кыш ни — барыбыр. Атнаның кайсы көне икәнен дә онытып җибәрә ул кайвакыт. Чөнки ул һәрвакыт бозда. Менә әле күптән түгел генә Чистайда хоккей буенча уздырылган ике җыенда булып кайткан. Җәй көне дә каян боз таба соң ул, диярсез. Теләк булса, беләк чыдый, диләр бит. Рәсил дә шул ук фикердә. 

— Мин кечкенәдән спорт белән шөгыльләнәм. Бигрәк тә хоккейчы булу теләгем бик көчле иде. Һәм менә инде биш елга якын үземне шушы спорт төреннән башка күз алдыма да китерә алмыйм. Бүгенге көндә Мамадыш районындагы «Олимп 2009» командасында һөҗүмче булып уйныйм. 

— Хоккей белән кызыксына башлавың ничек килеп чыкты? 
— Хоккейны элегрәк телевизордан, уен мәйданыннан күзәтергә ярата идем. Әтием дә хоккейчы булгач, кызыксынуым тагын да артты. Ул үз командасы белән төрле ярышларда катнашып тора. Мин дә, әтиемә карап, хоккейчы буласым килә дигән фикергә килдем. 

— Һөҗүмче команданы ничек саклый?
— Боз өстендә көндәшен бәреп егарлык итеп (көлә). Минем төп максатым — каршы як командага күбрәк алка кертү. Командабызда 12 кеше. Һәрберебез үз урынында. Һөҗүмче дә, сакчы да, капкачы да бер йодрык булып уйнаганда гына җиңүгә ирешеп була. 

— Тренировклалар атнага ничә тапкыр уза? 
— Мәктәптән соң, көн саен Мамадышның «Олипм» боз сараена тренировкага йөрибез. Атнага җиде тапкыр йөргән чаклар да бар. Шимбә, якшәмбе көннәрендә, гадәттә, уеннар була. Ял итеп яту бик тәтеми инде безгә. Тренерыбыз Вячеслав Олегович та спортчылар өчен ял — ул уен инде, ди.

— Паслар килеп чыкмаса, көндәш командадан капкага алка керсә, тренердан шелтә сүзе еш ишетеләме? 
— Төрле чак була. Тренер беркайчан да юкка гына әйтми бит. Аны тыңлап, ялгышларны төзәтергә кирәк. 

— Хоккейчы формасы турында да сөйлә әле... Кәшәкәне, өс киемен, тимераякны еш алыштырып торырга кирәкме? 
— Анысы ничек уйнауга карап инде. Кызып китеп уйнаган вакытта кәшәкәнең сынганын сизми дә каласың. Аннары тимераякны да еш алыштырып торабыз, чөнки аягым бик тиз үсә. 

— Үзең кайсы хоккей командасы өчен җан атасың? 
— «Нефтехимик» — минем өчен иң яхшы команда. Иң яраткан хоккейчыларымның автографлары да бир инде миндә. Ә аерым уенчыларга килгәндә, минем кумирым — Александр Овечкин. Мин дә аның кебек булырга телим. 

— Ял вакытларыңны ничек уздырасың? 
— Авылыбызда балалар һәм яшүсмерләр өчен ял мәйданчыклары бик күп. Спорт белән шөгыльләнү өчен футбол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары, ял парклары, музей-скверлар бар хәтта. Шуңа күрә кайсын гына сайласаң да, күңелле вакыт уздырырга була. Ә мин, хоккейдан кала, футболны үз итәм. Алка яисә туп артыннан йөгереп йөрү ошый инде миңа. 

Әңгәмәдәш - Гөлинә Гусамова.

Досье:
Нигъматуллин Рәсил Рөстәм улы
Туган көне: 03.02.2010
Амплуасы — һөҗүмче
Яраткан хоккейчысы — Александр Овечкин 
Җанаткан командасы — «Нефтехимик»
Номеры — 87

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев