Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа сан

Әдиләнең «тәмле» бизнесы

Каникулларыгыз ничек уза, дуслар? Кайларда ял итәсез, ниләр эшлисез? Әдилә Искәндәрованыкы, мәсәлән, бик файдалы һәм «тәмле» уза.

Каникулларыгыз ничек уза, дуслар? Кайларда ял итәсез, ниләр эшлисез? Әдилә Искәндәрованыкы, мәсәлән, бик файдалы һәм «тәмле» уза. Ул һәр иртә җиләккә чыгып китә. Гаиләсе белән алар көненә 20шәр литр каен җиләге җыялар икән. Әдилә үзе Чаллы шәһәрендәге 29нчы гимназиядә белем ала, газетабызның актив хәбәрчесе дә. Без аның белән җиләк темасына кызыклы гына әңгәмә кордык әле. 
— Кайдан җыясыз бу кадәр җиләкне, Әдилә?
— Мин каникулга Мамадыш районы, Түбән Яке авылына әби янына кайтам. Кечкенәдән үк җиләк җыярга йөрим. Әби дә безнең белән яратып җиләк җыя әле. Каен җиләген дә, җир җиләген дә җыябыз. 
— Бу кадәр җиләк белән нишлисез? 
— Без һәр елны җиләк җыеп сатабыз. Үзебезнең клиентларыбыз да бар. Вакытлыча «җәйге бизнес» инде бу. 
— Җиләккә баргач, берәр көтелмәгән хәл булганы юкмы? 
— Бар. Бертуган Алинә апам белән идек без. Гадәттәгечә, битлек киеп, агачлар арасында каен җиләге җыя идек. Берзаман, башыбызны күтәрсәк, безнең яныбызда әллә кеше, әллә хайван йөгереп йөри. Без аны башта икетуган Айрат абыебыз шулай шаярта дип уйладык. Апа: «Нишләп Айрат абый дүрт аяклы хайван кебек йөгереп килә ул?» — ди. Аякка бассак, битлекләрне салсак... анда ике кап-кара кабан дуңгызы басып тора иде! Бик якын килгәннәр, бер ике метр ара гына калган. Шул минутларда нәрсәләр кичергәнне белсәгез... Гомерлеккә калды бу курку хисе! Кабан дуңгызлары безгә, без аларга карап басып тордык та, тиз генә агач артына качтык. Ә алар икенче якка йөгереп киттеләр.
— Урман булгач, хайваннар очрамый калмыйдыр инде ул.
— Әйе, куяннар, пошиларны күргән бар. Төрле-төрле матур кошлар бар. Еланнар да шактый күп. 
— Син инде тәҗрибәле җиләк җыючы буларак, җиләккә баручы яшьтәшләреңә нәрсәләр киңәш итәрсең икән?
— Җиләк җыярга иртән-иртүк 4-5 ләрдә барыгыз. Иртән җыюы бик рәхәт. Көндезен, кояш яктыртканда, җиләк күзгә күренми. Ә кич белән җиләк яфрак астына кача, бу — факт. Гадәттә җиләк җыйганда иң кирәкле әйберләр ул — черкиләрдән сакланыр өчен битлек, спрей, савытлар һәм әлбәттә яхшы кәеф!
— Каен җиләген тизрәк җыясыңмы, җир җиләгенме?
— Җир җиләге тизрәк җыела. Чөнки аны бер урында гына җыясың. Шәп җиләклек булса, әбием әйтмешли ауный-ауный җыеп та була. Ә каен җиләген урман буйлап эзләп йөрергә кирәк. Мин бер савыт җир җиләген 40 минут чамасы җыям, ә каен җиләген сәгать ярым. Әмма җиләклек тапсаң, каен җиләген дә тизрәк җыеп була. 
— Җиләктән нинди тәмле әйберләр пешерәсез?
— Без җиләктән камырлы ризык пешермибез. Күбрәк контейнерларга салып катырабыз. Шикәр комы белән җиләкне блендер аша чыгарып та куябыз. Әнием: «Катырып куйсаң, витаминнары күбрәк кала», — ди. 
— Көнең гел җиләк җыеп кына үтмидер инде?
— Авылда үзегез беләсез, эш беркайчан да бетми. Җиләктән тыш бик күп эшләр бар. Иртән торып, әби белән бакчага эшләргә чыгып китәсең, кич белән генә керәсең. Ләкин шунда инде аның рәхәте: әбинең яшьлек хатирәләрен тыңлап, икәүләшеп бакчада чүп утаулары да — үзенә күрә бер ял. Кич әби белән мунча керәбез, аннары капка төбендә сөйләшеп утырабыз. Онытылмаслык мизгелләр бу! Мин Авыл сезоны»н ел буе көтеп алам!
— Ә «Җиләк сезоны» тәмамлангач нинди планнар?
— Аннары башка төрле сезоннар башлана инде. Ул да булса – бал һәм сарымсак. Җәйнең ике аен мин сәяхәтләргә багышларга телим, шулай ук дуслар, туганнар белән күрешеп, балык тотарга, шашлык кыздырырга планлаштырам.
— Шәп!
Ай Кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев