Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Аишаны «Лучше всех»та көтәләр!

Сез­нең ком­нан рә­сем яса­га­ны­гыз бар­мы? Чал­лы кы­зы Аи­ша Хәй­рул­ли­на­ның ярат­кан шө­гы­ле бу. Ул дүрт яшен­дә Орен­бур шә­һә­рен­дә уз­ган  «Си­ре­не­вый дра­кон» ком­нан ани­ма­ци­я­ләр ясау  фес­ти­ва­лен­дә чи­рәм­дә утыр­ган чи­керт­кә рә­се­мен ясап бе­рен­че урын­ны яу­лый.

Сез­нең ком­нан рә­сем яса­га­ны­гыз бар­мы? Чал­лы кы­зы Аи­ша Хәй­рул­ли­на­ның ярат­кан шө­гы­ле бу. Ул дүрт яшен­дә Орен­бур шә­һә­рен­дә уз­ган  «Си­ре­не­вый дра­кон» ком­нан ани­ма­ци­я­ләр ясау  фес­ти­ва­лен­дә чи­рәм­дә утыр­ган чи­керт­кә рә­се­мен ясап бе­рен­че урын­ны яу­лый. Нәкъ ме­нә шул фес­ти­валь­дән соң аны Үзәк ка­нал­да бар­ган «Луч­ше всех» тап­шы­ру­ы­ның сай­лап алу  ту­ры­на (кас­тинг­ка) ча­кы­ра­лар да ин­де.

«Лучше всех» тапшыруына алар махсус дүрт төрле сюжет әзерләп алып баралар. Сюжетлы рәсемнәрне Аиша бик матур ясый. Ә менә кеше рәсемен (аңа тапшыруның алып баручысы Максим Галкин сурәтен ясарга кушкан булалар) теләгәнчә үк матур килеп чыкмый. Тапшыруның кагыйдәләре дә бик гади түгел бит әле – дүрт яшьлек Аишага кастингта берүзенә чыгыш ясарга туры килә. Шуңа күрә «Лучше всех»та чыгыш ясауны, оештыручылар киңәше белән, беразга чигерергә – быелның апрель аена күчерергә туры килә. 

Хәзер инде Аиша Хәйруллинага алты яшь. Ул «Умное поколение» гаилә үзәгенә йөри. Яраткан шөгыльләре дә бер генә түгел. Рәсем ясаудан тыш, брейк данс биергә дә ярата Аиша.  Атнасы тигез итеп бүленгән аның – бер көн рәсем ясау белән шөгыльләнсә,  икенче көнне – бию түгәрәгенә йөри. Комнан анимация ясау белән шәһәркүләм чараларда даими чыгыш ясасалар, республикакүләм брейк данс фестивальләрендә дә Аиша һәрвакыт 2-3нче урыннарны алып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев