Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Дөньякүләм вегетарианнар көне

1нче октябрь – Дөньякүләм вегетарианнар көне буларак билгеләп үтелә.

Вегетарианнар дип терлек азыгыннан баш тартучыларны атыйлар. Әмма аларның да төрле төрләре бар икән. Бер төркем, мисал өчен, барлык терлек ризыкларыннан баш тартырга мөмкин. Икенчеләр бары тик иттән генә. Ничек кенә булмасын, аларның барысы да үзләрен табигать белән гармониядә дип саный.

Вегетарианлык борынгы заманнардан ук килә икән. Әйтик, Пифагор, Заратустра, Аристотель һәм Платон кебек даһи кешеләрнең вегетарианнар булуы билгеле. Әлеге агымга Альберт Эйнштейн, Илья Репин, Генри Форд һәм башкалар да кушыла. Вегетарианлык модасы Европага XIX гасыр уртасында килеп керә. Ә беренче вегетарианнар җәмгыяте1944 елда Великобританиедә төзелә.

Бүгенге йолдызлардан ит ашамаучылар исемлегенә Мөхәммәд Әли, Николай Дроздов, Ричард Гир, Мадоннаны кертергә мөмкин. Әмма вегетарианлыкның файдалымы-зарарлымы булуы турында сөйләшүләр хәзергә кадәр кимеми.

Вегетарианлыкка каршы галимнәр шуны дәлил итеп китерәләр — кешенең тешләре үсемлек кенә түгел, терлек итен ашау өчен дә яраклашкан. Ашказаны да шундый ук үзенчәлеккә ия икән. Һәм тагын бер мөһим факт — ит организмның үсеше өчен бик кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә 15 яшькә кадәрле балаларга ул бөтенләй тыела.

Вегетарианлыкның файдасына килсәк. Мондый ризыклар йөрәк-кан тамыры авыруларыннан саклый, диләр белгечләр. Ит яратучы Европа илләрендә, мисал өчен, инфаркт, гипертония һәм шикәр чире авырулары күбрәк килеп чыга икән, һәрхәлдә үсемлек ризыклары өстенлек иткән Кытай яисә Япония белән чагыштырганда. Үсемлек ризыклары гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Аның составында витаминнар күп — монысы да зур плюс. Ә ит яратучыларның ашказаны рагы белән чирләү куркынычы зур була.

Йога белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге — — вегетарианнар икән. Алар иттән баш тартуны дөрес туклану саный. Һәм беренче чиратта идея ягыннан — алар җәнлекләрне үтерүгә кискен каршы чыга. Йога белән шөгыльләнә һәм вегетарианнарча туклана башлаган кеше ябыгып, матурланып китә, диләр белгечләр,һәм сирәк авырый башлый.

Вегетарианлыкның зыяны турында да фикерләр аз түгел. Итсез ризыкларда В12 һәм тимер аз була икән. Бу исә анемиягә китерә. Нәтиҗәдә тырнаклар сына, чәч коела. Эшкә сәләт тә кими.Организмга кальций, йода, "Д"витамины аз керү акыл һәм буй үсешенә тискәре тәэсир итә.

Вегетарианлык белән кызыксынган очракта да, галимнәр аның җиңелрәк төрен сайларга киңәш итәләр. Безнең рационга организмны аксым белән тәэмин итәрлек ризыклар: ак гөмбә, йомырка, сөт продуктлары, балык, һичшиксез, керергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев