Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәт булыйм, дисәң

Сәламәтлекне ныгыту өчен файдалы киңәшләр.

Канәфер төнәтмәсе иммун системасын ныгыту өчен менә дигән чара.

5-6 канәферне 1 стакан кайнар суга салып бер сәгать төнәтәләр һәм көн дәвамында җылы килеш эчәләр. Канәферне вакыт-вакыт чәйнәп йөрергә дә мөмкин. Ул йоткылык өстенә кергән вирусларны юк итәргә булыша.

Вакыт-вакыт лаванда, яшел чәй, әрем яки ак чыршы (пихта) эфир майлары сөртелгән кулъяулыкны иснәгез. Янәшәгездәге кеше төчкерсә яки ютәлләсә, болай эшләү аеруча мөһим. Эш өстәленә берничә тамчы эвкалипт яки сан­дал агачы мае тамызу да зыян итмәс.

Салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелгәндә, бер зур суган алыгыз. Юрган яки зур сөлге белән капланып, шуның астында суганны кулыгыз белән чистартыгыз. Башта кабыгын, аннары һәр катламын салдырыгыз. Күзегездән яшь акса да түзегез. Әлеге процедураны йоклар алдыннан башкару яхшы.

Бер көн туйганчы йокламау иммун системасын 2-3 көнгә какшата. Шуңа да көз, кыш айларында иммунитетны ныгыту өчен 1 сәгатькә булса да озаграк йокларга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек иммунитет