Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Пиротехник җиһазларны куллану кагыйдәләре

Пиротехник җиһазлар бәйрәмнәрне ямьләндерү өчен уйлап чыгарылганнар. Әмма барлык кагыйдәләрне саклап кулланылмасалар, тормыш өчен куркынычка әвереләләр. Үзебезне, дусларыбызны, балаларны әлеге хаталардан саклыйк.

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен, пиротехник җиһазлар: петарда, фейерверк, ракеталар, салют, хлопушка, бенгаль уты кебек уенчыкларга ихтыяҗ арта. Менә шуны истә тотып, пиротехник җиһазларны куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшереп узу зыян итмәс!

Пиротехника, күпме генә ышандырсалар да,  100%ка куркынычсыз була алмый. Тиешле кагыйдәләрне саклап ясалмаганы бигрәктә.

Ул вакытыннан алда, тиеш булмаган юнәлештә шартлап зур җәрәхәтләр китерергә мөмкин. Шуңа күрә салют, фейерверк, петардаларны алганда ук зур игътибар таләп ителә. Контрафакт товар алу куркынычы да зур.

Пиротехниканы бары тик олылар гына сатып алырга тиеш һәм балаларга бары тик олылар барында гына аларны куллану рөхсәт ителә!

- Сатып алганда сатучыдан товарның сертификатын сорагыз, анда нәкъ шушы товарның куркынычсызлык тикшерүен узуы күрсәтелгән булырга тиеш;

- Пиротехник товарның срогы чыкмаган булуын тикшерегез (иң күбендә 2 ел булырга мөмкин)...

- Кулланыр алдыннан товарның куллану инструкциясен уку да таләп ителә. Анда ничек дөрес итеп кулланырга икәне тәфсилләп язылган булырга тиеш.

Пиротехника арасында иң күп кулланылучы  - петардалар.

Петарданы тартмасыннан чыгарырга, кул сузымы ераклыгында гына шырпы кабыннан кабызырга һәм кешеләр, хайваннар, төзелеш корылмалары, тиз янып китүче предметлардан ким дигәндә 5 метр ераклыкка ыргытырга! Исегездә тотыгыз: петарданы сызгач та ыргытырга кирәк. Кулда шартлау куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк! Ыргытылган петардага, шартламаса да, ким дигәндә 15 минут якынлашырга ярамый.

Фейерверк һәм салютларны торак урыннардан ким дигәндә 20 метр читтә генә кулланырга ярый. Агач арасында куллану да кагыйдәләргә каршы килә. Фитилен кабызган вакытта биткә якын китермәскә. Фитильне кул ераклыгына сузып кабызырга. Ул 6-8 секунд яна, аннан чыккан очкыннар тиз генә сүнми һәм нык кына пешерә ала.

Ракета, фейерверкларны, кешеләргә зыян салмасын өчен, бик сак кулланырга кирәк. Кайвакыт карга урнаштырылган ракета авышып кешеләр төркеменә атарга мөмкин. Шуңа аларны урнаштыруга да зур игътибар таләп ителә.

Пиротехник чараларны җилле вакытта кулланырга ярамый!

- Балалар пиротехник җиһазлар белән шаярышмасын, ул уенчык түгел!

- Пиротехниканы төшереп җибәрергә, бигрәк тә кеше аяк астына ыргыту тыела.

- Хлопушка һәм бенгаль утыннан кала барлык төр пиротехниканы кулдан җибәрергә ярамый.

- Кабызылган пиротехник җиһазга инсрукциясендә язылганнан якынракка килмәгез.

- Пиротехниканы кесәләрдә йөртү тыела.

- Фейерверк өстенә иелергә ярамый.

- Ракета, фейерверкларны йорт эчендә куллану да бик куркыныч нәтиҗәләргә китерәчәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев