Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Иң изге хайван

Туган көнегезгә кунакларның берсе песи бүләк итсә, сез сөенер идегез микән? Бу сорауга күбегез, һичшиксез: «Әйе!» дип җавап бирәчәк. Тик шуны онытмыйк, кунаклар алар килер дә китәр. Ә песи калачак. Һәм сезнең кайгыртуга һәрвакыт мохтаҗ булачак. 

Иң изге хайван

Борынгы Мисырда песи иң изге хайваннарның берсе исәпләнгән. Хәер, диндә дә песигә аерым мөнәсәбәт бар.

Һәм песиләрнең барыбыз да яхшы белгән уңай сыйфаты да бар бит әле. Алар өйне тычканнардан саклаучылар.

Песинең тагын бер үзенчәлеге турында борынгыдан риваятьләр яшәп килә: алар, имештер, дәвалау сәләтенә ия. Элекке заманнарда песине авыру кеше янына куеп, уңай нәтиҗә көткәннәр. Иң кызыгы, соңгы елларда медицина да песиләрнең кешене тынычландыра алуын, кан басымын нормальләштерүен таныган.

Төрле илдә – төрлечә

Россиядә песинең төсе хуҗаның чәч төсенә ошарга тиеш дип саналган, югыйсә, йортта, имештер, проблемалар башланачак. Борынгы бабаларыбыз чуар (өч төсле) песи хуҗаларга муллык алып килә дип ышанганнар.   

Кайбер илләрдә (шул исәптән бездә дә) кара төстәге песиләрне җеннәргә ошатканнар. Америкалылар фикеренчә песиләр, һичшиксез, уңыш китерүче җәнлекләр.  

 Кирәкме-юкмы?

Кемгәдер песи бүләк итәргә җыенабыз икән, иң башта аның песиләргә мөнәсәбәтен белергә кирәк икән. Кайбер малайларның-кызларның песи белән уйнарга теләге булыр ул, ә менә карарга? Песине озак вакытлар тәрбияләү өчен аны, чынлап та, яратырга кирәк, диләр белгечләр. Аннары песиләрнең  (һәрберсенең) үз холык-фигыле булуын да онытмыйк. Затлы (породалы) песиләр, кагыйдә буларак,  иркәрәк, һавалырак һәм усалрак була. Безнекеләрне (гадирәкләрне) өстәлгә менмәскә өйрәтү (мисал өчен) күпкә җиңелрәк.

Бүләк дигәннән

Онытмыйк! Песине хәтта бүләк итеп биргәндә дә, булачак хуҗадан символик суммада (1-2 сум) акча сорарга киңәш итәләр. Югыйсә, бу йортта песи озак яшәмәячәк икән. Гаиләдә аллергия белән авыручылар булса, песи бүләк итәргә ярамый.  

Һәм тагын: тере бүләкләрне бик якын кешеләргә генә бүләк итәсен дә истән чыгармыйк.  

Песиләрне (этләр белән чагыштырганда) теге йә бу һөнәргә өйрәтү кыенрак.

Песине өйнең дизайнына туры килә дип тә алучылар бар икән. Кызык!

 Песигә иптәш дип кызыгучылар да бар икән әле. Янәсе, матур, йомшак, иркә бер җан иясе белән рәхәтләнеп уйнап йөреп булачак. Әмма песине карау-тәрбияләү өчен бик зур сабырлык кирәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган көнгә бирсәләр, сөенмәс идем бер дә??? бу бик зур жаваплылык бит.