Көмеш кыңгырау

Китапханәчегә ияреп…

Китапханәченең эше нидән гыйбарәт? «Көн буе китап биреп кенә утыра»мы алар? Бу сорауларга җавапны без, китапханәгә барып, анда көн үткәргәннән соң гына таба алырбыз. Әнә китапханәче өеннән чыга. Эшкә юл тота Ул. Әйдәгез, аның артыннан иярик...

 

 

Көн саен үтелә торган сукмактан уйчан гына атлый ул. Вакыт-вакыт сәгатенә күз төшергәли. Вакыт бар әле, чөнки иртә чыкты – фикерләрне туплап куярга кирәк... Бүген сәгать көндезге икедә китапханәнең актлар залында популяр язучы белән очрашу була. Үзе әзерләде һәм үзе алып барачак Ул бу чараны. Китапханә алдында, язучы һәм тамашачылар алдындагы җаваплылыкны Ул бөтен күңеле белән тоя. Язучы канәгать булырмы? Тамашачыга ошармы? Зал буш булмасмы дип борчыла Ул.

Шул уйлар белән Ул бинага керә, аннан – үз бүлегенә. Ишекне ачып кергәч тә борынына китап исе бәрелә. Кечкенә чактан ярата Ул бу исне! Ничәмә-ничә китап укылган аның тарафыннан! Башта мәктәптә, аннан институтта һәм менә хәзер. Классикларны укырга яратса да, хәзерге яңа әдәбият әсәрләрен дә укырга кирәк аңа. Башкача булмый, чөнки һәр килгән укучы теге яки бу китап турында аның фикерен сорый, аннан киңәш көтә.

Иң беренче булып, Ул язучыга шалтырата: барысы да алар сөйләшкәнчәме, язучы соңга калмасмы? Очрашуда катнашучыларны телефоннан янә бер кат барлый. Аннан соң актлар залын бизи, сценарийны искә тошерә, ятлыйсы урыннарны ятлый. Очрашуга барысы да әзер! Шул ара эчендә китапханәгә укучылар килә торалар. Кайсының китабын кабул итә ул, кайсына  яңа китаплар биреп җибәрә. Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган күргәзмәгә китаплар тезә. Почта тартмасыннан хатларны барлый. Профсоюз эмблемасына конкурс игълан иткәннәр. Анда катнашу өчен эмблеманың төрле вариантларын күз алдына китерә. Вакыт булганда, ясап куярга кирәк.

Ниһаять, сәгать ике... Китапханәчебез язучыны каршы ала, тамашачыларны залга озата... Сәхнәгә юл ала...

Кичә Ул планлаштырганча уза. Чара тамашачы күңеленә хуш килә, язучы да канәгать булып китә. Ул гына үзе белән канәгать түгел. Һәрвакыттагыча!... Төзәтәсе, өйрәнәсе әйберләр күп әле...

Үз бүлегенә кайтып, чара турында хисап язып куя. Укучылар китергән китапларны киштәләргә тезә. Яратып, күңелен биреп эшли Ул бу эшне. Бер китапны да игътибарсыз калдырмый. Һэрберсенең битләрен ачып тикшерә. Ертылган, купкан битләрне ябыштыра. Китапларны Ул шулай  «дәвалый».

Чарада булган вакытта бүлеккә гәҗитләр килгән икән. Аларны тегәргә керешә. Теркәр алдыннан һәрберсен укып чыга. Шулай кирәк! Укымыйча ярамый! Вакытлы матбугат битләрендәге яңалыктан Ул хәбәрдар булырга тиеш! Гәҗиттә аның да статьясы басылган икән! Менә бит! Әле кичә генә язып җибәргән иде югыйсә. Балаларча сөенә китапханәче! Киләсе статья өчен теманы күңел дәфтәренә салып куя.

Ниһаять, эш сәгате ахырына якынлаша. Иртәгә иртән аларның бүлегенә мәктәптән экскурсиягә укучылар киләчәк. Аларга сөйлисе сүзләрне көндәлегенә язып куя ул. Ә кичке якта язучы Айгөл Әхмәтгалиева китаплары буенча түгәрәк өстәл булачак. Аның «Ак читек» китабындагы соңгы повесте укылып бетмәгән әле... Шул уйлар белән Ул өенә таба юл ала... Уңышлар сиңа, китапханәче!!!

Ләйсән Абдуллина, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: