Көмеш кыңгырау

Изге мирас

Һәр телнең язу тарихының гаять дәвамлы, үткән озын юлы бар. Татар культурасының иң катлаулы һәм иң бәхәсле өлкәсе - язу тарихы, хәреф алыштыру һәм имля төзәтү тарихы дисәк тә ялгыш булмас.

Соңгы еллар эчендә генә дә татар халкы өч төрле алфавит һәм орфография кулланган, төрле сәбәпләр һәм максатлар нәтиҗәсендә ул язуларның берсе икенчесе белән алыштырылган.Татарларда кулланылган дүрт алфавит күрсәтелә: рун язуы, гарәп язуы, латин язуы, кириллица.

Рун язуы тарихы бик борынгыдан килә. Галимнәр фикеренчә, татарларның ерак бабалары борынгы болгарларның VII–VIII гасырларда хәзерге Татарстан җирләренә күчеп утырганда ук инде үз алфавитлары булган. Бу алфавит фәнни әдәбиятта рун язуы дип йөртелә.Төрки рун язуының үрнәкләре кайбер археологик казылмаларда - балчык чүлмәк, таш диварлар, савыт-сабаларда табыла. Рун хәрефләре белән уңнан сулга таба язалар. Хәрефләр һәрберсе аерым кулланыла, сүзләрне аерыр өчен махсус билгеләр була. Алга таба рун язуы гарәп графикасы белән алыштырыла.

Гарәп алфавиты хәзерге Казан татарларының бабалары - болгарлар тарафыннан тугызынчы гасырда ислам дине белән бергә рәсми рәвештә Идел-Болгар җирендә милади белән 922 елның 11 (21) маенда, һиҗри белән 310 елның 12 мөхәррәм көнендә кабул ителә. Ләкин галимнәр тарафыннан (Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин) ислам дине Болгар җирендә VII-VIII гасырларда ук тарала башлый дип исбатлана. Хисаметдин бин Шәрәфетдин Әл-Мөслиминең «Тәварихы Болгария» китабында риваять ителә: «Болгар җирлегенә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабәләре һиҗри хисап буенча 9 елның Рамазан аеның 9 көнендә килеп, дин-ислам белән халыкны таныштыралар», ягъни Идел буе Болгарстанында ислам дине милади белән 631 елда тарала башлый.

Татар теленең күп гасырларга сузылган тирән язма тарихы бар һәм аның иң әһәмиятле дәвере мең елдан артык хезмәт иткән гарәп графикасына бәйле. Татар милли әдәби теле гарәп графикасы нигезендә формалашкан. Бу әдәби телдә күп санлы матур әдәбият әсәрләре тудырылган, гыйльми хезмәтләр, рәсми дәүләт документлары һәм аларга чыганак буларак дини эчтәлекле китаплар язылган.

Гарәп әлифбасы, Коръән мөселман дөньясының гарәп телле булмаган халыклар арасында берләштерү чыганагы булып та хезмәт иткән. “Халык төркеме” сүрәсенең 27нче аятендә Аллаһы Тәгалә: “Ул Коръән гәрәп телендә булып кимчелекле булмаган хәлдә шаять Аллаһуга тәкъвалык кылырлар.”-ди. Гарәп әлифбасы бигрәк тә төрки халыклар арасында бер әлифба буларак уртак әдәби әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек биргән. Шулай ук гарәп язуы мөселман халыкларының үзара мәдәни, әдәби яктан якынаюына сәбәп

булган. Шулардан Мәхмүт Кашгари, Хуҗа Әхмәд Ясәви, Сәиф Сараи һәм башка шәхесләрнең хезмәтләре уртак төрки-татар мирас булып карала. Идел буе төркиләрендә табылган язма истәлекләрнең күбесе гарәп хәрефләре белән язылган. Әлеге язу татарларга 1929нчы елга кадәр хезмәт итә. Гарәп язуы татарларда мең ел буе гамәлдә булып, үзенең соңгы көннәрендә – XX гасыр башларында берничә мәртәбә үзгәртүләр кичерә. XX гасырның 20нче елларында гарәп хәрефләре латин, ә берникадәр вакыттан соң ул кирилл язуы белән алыштырыла. Гарәп язуын татарлар рәсми эш кәгазьләрендә дә, әдәби әсәрләр иҗат иткәндә дә файдаланганнар.

Борынгы чор - 922-1445 еллар. Мәхмүт Кашгариның «Диване лөгатет төрк», Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Сәиф Сараиның «Гөлстан бит төрки» әсәрләре шул чорга карый. XVI гасырның урталарыннан соң, Казан ханлыгы җимерелгәч, рәсми статусын югалткан гарәп язуы бары тик дин, мәгариф, әдәбият һәм фән өлкәләрендә генә кулланыла.

Кадими чор – 1445-1883 еллар. Мөхәммәдьярның “Нуры содур”, “Төхфәи мәрдан”, Мәүлә Колыйның хикмәтләре, Г.Утыз –Имәни һәм Кандалый шигырьләре шушы чорда иҗат ителгәннәр.

Җәдидчә чор -1883-1923 еллар. Исмәгыйль Гаспралы, Гаяз Исхакый, Г.Тукай һәм башкалар.

1927 елның 3 июлендә яңалифкә күчү турында карар кабул ителә. Латинча язу берничә ел эчендә шактый камилләшеп, татар халкына 1939 елга кадәр хезмәт итә.

1939 елны, Мәскәү күрсәтмәсе буенча, рус графикасына нигезләнгән алфавит кабул ителә, кириллица язуына күчелә.

Милләтебезнең мең ел буена язма мәдәнияте гарәп алфавитында барган. Гарәп теле дөньяда киң таралган телләрдән санала. Хәзерге вакытта гарәп телендә һәм аның вариантларында 300 миллионга якын кеше сөйләшә. Аларның 240 миллионыннан артыгы өчен гарәп теле туган тел. Тагын 50 миллион кеше өчен гарәп теле икенче тел. Дини максатларда исә Коръән теле булган гарәп теле дөньядагы барлык ислам әһелләре тарафыннан файдаланыла. 922нче елда гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар хәзерге телебездә дә бик күп санлы; ә борынгырак чорда, бигрәк тә XVII-ХVIII гасырларда, алар тагын да күбрәк булганнар. Бу алынмалар Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң сәүдә, дин, сәясәт, мәдәният, әдәбият-сәнгать бәйләнешләре аша килеп кергәннәр. X гасырга чаклы ук Болгарга гарәп сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре килә башлаганнар. Алар сәүдә иткәннәр, ислам динен тотканнар, мәчетләр, мәдрәсәләр ачканнар, гарәп язуына, гарәп теленә өйрәткәннәр. XIII-XIV гасырларда Алтын Урда һәм гарәп илләре,

аерым алганда, Мисыр арасында сәүдә, мәдәният мөнәсәбәтләре көчәйгән. Сарайда һәм Алтын Урданың бүтән мәдәни учакларында бик күп галимнәр, шагыйрьләр һәм әдипләр яшәгән һәм иҗат иткән. Мондый күренешләр болгарлар теленә тәэсир итми калмаган, әлбәттә. X гасырда Идел буенда беренче төрки – мөселман дәүләте барлыкка килә. Без, горурланып, безнең Идел буе Болгар дәүләте бөтен дөньяда беренче төрки – мөселман дәүләте булган дип әйтә алабыз.

Гарәп язуы әнә шулай күп гасырлар буе татар культурасы үсешенә уңай тәэсир ясый килгән. Әдәби мирасыбызның кыйммәтле ядкярләре барысы да безнен көннәргә шул гарәп язуында килеп җиткән. Алай гына да түгел, татар халкы үз арасыннан гарәп язуының белгечләрен үстереп чыгарган. Төрле елларда Петербург, Казан университетларында каллиграфия дәресләре алып барган, студентларга гарәп, фарсы, татар телләре укыткан Ибнеәмин Әминов, Ибраһим Хәлфин, Гали Мәхмүдов, Хөсәен Фәезхановларның нечкә зәвык белән башкарган гарәп язуы үрнәкләре дөньяның абруйлы кулъязма фондларында кадерләп саклана.

Мең елдан артык язма мирасыбыз булган гарәп язуын киләчәк буыннарга тапшыру өчен мәктәпләрдә ата- аналар гаризасы белән иске имля түгәрәкләре, факультатив дәресләр үткәрү мөмкинчелеге бар. Милләтебезнең гасырлар түреннән килгән хәзинәсен барлау өчен дәресләрне иң беренче Әхмәдһади Максудиның «Мөгаллим әүвәл» әлифбасы буенча алып барырга була.

 

Яр.Чаллы. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе китапханәчесе Сөмбелә Фәхертдинова.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: