Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызык

Татарларның борынгы үлчәү берәмлекләре

Татарлар борынгы чордан ук кулланган кайбер үлчәү берәмлекләре белән танышып китик. Кайберләре әле дә кулланышта.

АВЫРЛЫК ҮЛЧӘМЕ:

1 өлеш = 44,3 миллиграмм.

1 кадак (гөрәнкә) = 409,5 г = 1 фунт (0,40951241 кг).

1 мыскал = 1/96 кадак = 4,26 г (4,265542 г).

1 пот = 16,38 кг (16,380496 кг) = 40 кадак.

1 батман = 4 пот (бөртекле әйберләр өчен) = 64 кг.

1 почык (авырлык үлчәгәндә) = 2 пот = 1/2 батман = 32 кг.

1 кандар = 41 кг.

1 лот = 12,8 грамм (12,797262 г).

1 әчмуха = 1/8 кадак = 50 г.

ОЗЫНЛЫК ҮЛЧӘМЕ:

1 карыш (киерелгән кулның баш бармак очы белән урта бармак очы арасы) = 17,775 см.

1 илле (бармак киңлеге) = 6 арпа = 15—18 мм.

1 тотам (кул яссуы киңлеге) = 4 илле = 7,5—8,5 см.

1 сөям (кече карыш — имән һәм баш бармаклар арасы) = = 1/4 аршын = 16 см.

1 аршын = 4 карыш = 71,12 см (0,711200 м).

1 адым (атлаганда ике аяк табаны арасы) = 70 см.

1 сажин = 3 аршын = 2,13 м (2,13360 м).

1 колач (ян якка сузылган ике кулның бармак очлары арасы) = = 1,7-1,8 м.

1 чакрым = 500 сажин = 1,067 км (1,06680 км).

1 ук атымы (атылган укның очу ераклыгы) = 0,6 чакрым.

1 әрмәк (эт өргән тавыш ишетелерлек ара) = 2—3 чакрым.

1 күз күреме (күз күрә алырлык ара) = 3—4 чакрым.

1 фарсах = 5 чакрым.

1 көнлек юл (ат белән) = 40—50 км.

1 дюйм =1/12 фут = 2,54 см.

1 вершок = 7/4 дюйм = 4,4 см (4,445 см).

1 фут = 12 дюйм = 30,48 см = 0,3048 м.

МӘЙДАН ҮЛЧӘМЕ:

1 дисәтинә = 2400 квадрат сажин = 1,093 га (10925,4 квадрат метр).

1 җир буе = 2 дисәтинә = 4800 квадрат сажин (80 сажин • 60 сажин).

1 ярты җир = 1/2 җир буе = 1 дисәтинә.

1 чирек җир = 1/4 җир буе.

1 почык (мәйдан үлчәгәндә) = 1/8 җир буе.

КҮЛӘМ ҮЛЧӘМЕ:

1 чүлли = 1/4 л = 0,25 л.

1 чиләк = 12,3 л (12,2994 л).

1 чирек (сыеклык өчен) = 1/4 чиләк = 3,08 л.

1 чирек (бөртекле әйберләр өчен) = 209,9 л.

1 түтәрәм = 1 чирек (нәрсәнең булса да чиреге).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев