Көмеш кыңгырау

Балачак матур узсын

Тормыш – ул хәрәкәт, дигән әйтем бар. Ничә яшьтә булса да, кеше күп хәрәкәтләнергә тиеш.

 

10 елдан артык гомеремне балалар сәламәтлеген ныгытуга багышлаган кеше буларак, мин бүгенге үсмерләрнең киләчәк язмышына һәм сәламәтлегенә битараф түгелмен. Шуңа күрә бу язмада укучы балаларга һәм яшүсмерләргә үземнең киңәшләремне бирәсем килә.

Тормыш – ул хәрәкәт, дигән әйтем бар. Ничә яшьтә булса да, кеше күп хәрәкәтләнергә тиеш. Мәктәптә укучы балалар өчен атнага 3 сәгать физик тәрбия дәресләре генә бик аз. Укучы бала көн саен кимендә 2 сәгать физик күнегүләр, хәрәкәтле уеннар белән шөгыльләнергә тиеш. Чөнки ул көне буе парта арасында утыра, өйдә тагын дәрес хәзерли, ягъни бик аз хәрәкәтләнә. Ә хәрәкәт бик кирәк. Фәнни расланган: физик эш һәм гимнастика белән шөгыльләнгәннән соң, укучылар белемне яхшырак үзләштерәләр. Физкультура һәм спорт һич кенә дә укуга комачауламый. Мин моны бик күп мисаллар белән дәлилли алам. Үзем дә кечкенәдән үк баскетбол, чаңгы, өстәл теннмсы, җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Шушы спорт төрләре буенча мәктәп, район, республика күләмендә спорт ярышларынд яхшы күрсәткечләргә ирештем. Бу исә миңа урта мәктәпне «4»ле һәм «5»ле билгеләренә тәмамларга һич кенә дә комачауламады.

Балаларга шуны әйтәсем килә: ярышларда призлы урыннар алу мөһим түгел. Физкультура белән шөгыльләнү спортчы булу өчен түгел, ә сәламәт булу өчен кирәк. Күнегүе аз булган баланың йөрәге көчсез була. Аз хәрәкәтләнгәндә кан начар йөри, бил һәм арка авырта, кеше тиз арый, мускуллар көчсезләнә. Физик әзерлеге яхшы булган кешеләр исә аз авырыйлар, тормыштагы кыенлыкларны да җиңел кичерәләр. Чөнки физкультура белән шөгыльләнү ихтыяр көче тәрбияли. Шуңа күрә һәр көнне йокыдан торгач, ачык тәрәзә каршында зарядка ясагыз. Иртәнге күнегүләр урамда саф һавада ясалса, бигрәк тә әйбәт. Күнегүләрне мускулларны катырып ясарга кирәк. Тирән итеп, күкрәкне тутырып сулагыз, сулыш алу һәм сулышны чыгару тулы булырга тиеш. Иртәнге күнегүләрдән соң салкын су белән юынырга яки душ керергә кирәк. Күнегүләрнең саны – 8. Һәр күнегүне 6-8 тапкыр кабатларга кирәк. Күнегүләрне урында йөрү белән башлагыз һәм тәмамлагыз. Йөрү вакытында тезләрне югары күтәрергә һәм кулларны нык селтәргә, гәүдәне – төз, ә башны югары тотарга кирәк. Иртәнге күнегүләр гадәткә керергә тиеш.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә кайбер балаларның бар белгән шөгыле – телефонда һәм компьютерда утыру, музыка тыңлау, урамда тик йөрү. Сүз дә юк, компьютер һәм телефон – бик кирәк әйберләр, заман таләбе. Ләкин чамадан тыш компьютер һәм телефон белән мавыгу аз хәрәкәтләнүгә китерә, сәламәтлек өчен зыянлы. Екатеринбург шәһәрендә 12 сәгать дәвамында бертуктаусыз компьютерда уйнап утырган 12 яшьлек укучының баш миенә кан савудан үлгәнлеген бәлки беләсездер. Бу компьютерда утырмаска кирәк дигән сүз түгел. Компьютерда шөгыльләнгәндә , физик күнегүләр ясарга, ял итәргә кирәк.

Мин сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләрне күбрәк җәяү йөрергә чакырам. Гомумән, һәр кеше көненә, яшь үзенчәлекләренә карап, 2-4 сәгать җәяү йөрергә тиеш. Бу укучы балаларга да кагыла. Нәкъ менә аз хәрәкәтләнгәнгә күрә бүгенге балалар авыруларга тиз бирешәләр. Теләгәндә, җәяү йөрергә мөмкинлекне һәрчак табарга була. Мәсәлән, өйгә 1-2 тукталышны җәяү кайтырга мөмкин.

Укучы балаларга, яшьләргә әйтәсем килә: мәктәптә төрле белемнәр үзләштерегез, нинди һөнәр сайласагыз да, әйбәт белгеч булырга әзерләнегез. Ә моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барыога кирәк. Тәмәке тарту һәм спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска кирәк.. Наркотиклар исә – үзеңнең киләчәгеңне юк итү дигән сүз. Наркоманның гомер озынлыгы уртача 30 яшь дип язалар. 15-16 яшьтә дөньядан китүчеләр дә бар. Һәр кеше тормыштан нинди дә булса шатлык эзли. Ә тәмәке, аракы һәм наркотик бары кайгы-хәсрәт, газап кына китерәләр.

Яшьләр хәзер сыраны күп эчә. Алар фикеренчә, аракы эчкән кеше генә эчкече була. Ә чынлыкта 1,5 литр сыра 1 стакан аракыга тиң. Атнасына 7 литр сыра эчүчеләр арасында инсульттан үлүчеләр 2 мәртәбә артыграк.Шуңа күрә сыра эчү белән мавыкмаска кирәк.

Кадерле балалар! Тиздән сез көтеп алган җәйге каникуллар җитә. Шәһәребезнең мәгариф һәм спорт бүлекләре, мәктәп җитәкчелеге укучылар җәйге ялларны файдалы уздырсын өчен барысын да эшлиләр. Ә калганы үзегездән тора. Тормышта файдалы шөгыльләр бик күп. Җәйге лагерьларда ял итегез, үзегезгә яңа яхшы дуслар табыгыз, дусларыгыз белән аралашыгыз. Матур һәм изге эшләр башкарыгыз, ялгыз өлкәннәргә ярдәм итегез. Чит телләр өйрәнегез, берничә тел белү бик яхшы. Ә беренче чиратта үз туган телеңне яхшы белергә кирәк. Китаплар, газета-журналлар укыгыз. «Көмеш кыңгырау» гәҗите дә сезгә белемле һәм тәрбияле булып үсәргә бик ярдәм итәр. Мәктәптә уку дәверендә мин бу газетаны даими укып бардым. Хәзер дә газета белән араны өзмим – материаллары белән интернегга танышып барам.

Кадерле балалар! Файдалы шөгыль белән үткән балачак кына матур була. Сәламәт баланың гына киләчәге бар. Шуңа күрә сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз . Сәламәт яшәү рәвеше буенча сезгә төп берничә киңәш: спорт белән шөгыльләнегез. Сезгә рәхәтлек китерүче күнегүләр белән шөгыльләнегез. Күбрәк җәяү йөрегез һәм йөгерегез. Үзегезнең тормыш максатларын билгеләгез. Гәүдәгезнең төз булуына ирешегез. Күбрәк саф һавада йөрегез. Актив яшәү рәвеше алып баручылар белән аралашыгыз.

 Сәламәт булу – зур бәхет ул. Сәламәт булыгыз !

Венер Шәмсетдинов, Яр Чаллы шәһәренең 19нчы урта мәктәбе физик тәрбия укытучысы.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: