Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кеше хокуклары көне

10 декабрь - Кеше хокуклары көне. Теләсә кайсы дәүләтнең, кешелекнең киләчәге тигез хокуклылык һәм гаделлек принципларын саклауга турыдан-туры бәйле.

Сезне чын күңелдән халыкара бәйрәм - Кеше хокуклары көне белән тәбрик итәм!

Бу бәйрәм БМО Баш Ассамблеясе тарафыннан сугыштан соң - 1950 елның 4 декабрендә раслана. 10 декабрь - 1948 елның 10 декабрендә кеше хокуклары турында Гомум Декларация кабул итү хөрмәтенә сайланган. Аның эшләнмәсе бөтендөньяда кеше хокукларын тану юлында беренче адым була һәм хәзерге вакытта демократик һәм хокукый дәүләт барлыкка килүдә һәм үсүдә аерым роль уйный.

Теләсә кайсы дәүләтнең, кешелекнең киләчәге тигез хокуклылык һәм гаделлек принципларын саклауга турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә Гомум Декларация кешенең төп хокукларын ныгытты һәм аларны абсолют байлык итеп белдерде. Ирек җаваплылыктан башка гына була алмый. Һәркемнең Канун алдындагы тигезлеген тәэмин итәргә кирәк. Законлылык булмаган очракта гаделлек һәм тәртипнең төп принциплары юкка чыга. Канун безне чын-чынлап ирекле итә.

Безнең максат - гражданнар өчен һәркем үзен тигез хокуклы, ирекле һәм якланган итеп хис итә торган система төзү. Безгә куркынычсызлык һәм дөньяның, турыдан туры төп хокукларны - сүз иреген, иман, шәхеснең дәрәҗәсен, шәхси тормышның кагылгысызлыгын саклау һәм халыкара норматив актлар, Россия Федерациясе Конституциясендә беркетелгән башка принципларны саклауга бәйле икәнне истә тотарга кирәк.

Конституциянең икенче маддәсендә кеше, аның хокуклары һәм иреге иң югары байлык булып тора дигән положение бар. Кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклау, тану ул - бурыч. Хөрмәтле татарстанлылар, сезгә бәхет, сәламәтлек, Гаделлек һәм Игелек хакына уңышлы эшләр телим. Бу бәйрәм демократия принципларында төзелгән безнең җәмгыятьтә тынычлык һәм килешү билгесе булсын.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил С.Х. Сабурскаяның  котлавы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X