Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

"Татарча диктант"та булачак әсәрләр исемлеге билгеле

“Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне бөтен дөньяда була.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының яшьләр иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә “Татарча диктант – 2019” акциясендә язылачак әсәрләрне атады.

 

“Без быел Фәүзия апаны сайладык. Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәре. Ул безнең танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан өчен Фәүзия апаның “Болын” әсәре, Россия төбәкләре һәм чит илләр өчен бераз җайлырак текст сайлап киләбез. Анысы Газиз Мөхәммәтшин “Саумысыз, аккошлар” әсәре булачак”, - диде Ленария Мөслимова.

Аның әйтүенчә, Казанда татарча диктант язуның төп мәйданчыгы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында булачак. “Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне бөтен дөнья буенча узачак.

  • Татарча диктант 2016 елдан бирле үткәрелә. 2018 елны акциядә 28 ил, Россиянең 40тан артык төбәге, барлык Татарстан районнары һәм Казан шәһәреннән барлыгы 15 000 кеше катнашкан. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195300/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев