Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Танылган блогер Татар малай журналистлар өчен мастер-класс үткәрде

Татар малай шундый очрашулар тагын оештырылыр дип вәгъдә итте.

Танылган татар инстаблогеры Татар малай (Ринат Галиахметов) Татмедиа мәгълүмат агентлыгында веб-редакторлар һәм журналистлар өчен мастер-класс үткәрде.

Ул үзенең блогын ничек үстерүен сөйләп китте, бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен видеоконтент белән эшләүнең мөһимлеген аңлатты. Шундый очрашулар тагын оештырылыр дип вәгъдә итте.

Татар малай (Ринат Галиахметов) - Түбән Камада туып үскән, 6 ел блогерлык белән шөгыльләнә, аның инстаграм аккаунтына 119 мең кеше язылган. Хәзерге вакытта Казанда яши. Татар-малай, Татар гаиләсе, Татар-суперстар һәм башка аккаунтларны алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев