Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

"Сәлам, Габдулла"

26 апрель көнне 14:00 сәгатьтә Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янында “Сәлам, Габдулла” дигән флешмоб була.

Чарада  катнашучылар опера театры бинасы янында урнашкан Тукай һәйкәленнән алып Тукай скверына кадәр бер километр аралыкта чылбыр ясап басачак. Бу хакта “Татар-информ”га Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Флешмобның максаты – һәйкәлләр арасында бер километр озынлыкта кешеләр чылбыры ясау. Алар Театраль, Дзержинский, Пушкин урамнары аша узачак. “Машиналар йөргән юлларда чылбыр өзелеп торачак – бу егерменче гасыр дәвамында булган тамырлардан, хәтердән ваз кичү таплары”, - диде матбугат хезмәткәре.

“Опера театры янында торган беренче кеше Тукайга: “Сәлам, Габдулла”, - дип, исемен әйтер, ә аннары үзен икенче кеше белән таныштырыр. Шулай итеп танышу бөтен чылбыр буенча узар. Соңгы кеше инде сквер һәйкәленә “Сәлам, Габдулла”, дип, акцияне тәмамлар”, - диде ул.

Оештыручылар сүзләренчә, әлеге флешмоб ярдәмендә Габдулла Тукайның кешеләргә никадәр дәрәҗәдә якын булуы, татарларны берләштерүдәге роле беленәчәк. “Бу чылбыр — Тукайдан китү һәм Тукай кайту, аңа кул бирү, халыкка яңадан якынайту”, - ди оештыручылар.

“Тукай яшь каһарман, яшьли киткән һәм яшьләрне илһамландыручы шәхес. Әлеге флешмобта “Сәлам, Габдулла, без әле дә синең телдә сөйләшәбез” дигән фикер җиткерелүен телибез”, - диде матбугат хезмәткәре.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/08/184068/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция

2
X